«Кызыл зона»га 17 тапкыр кергән журналист: «Кешеләргә аз булса да чынбарлыкны күрсәтәсем килде»

Россиядә 2021 елның 18 гыйнварыннан коронавирустан массакүләм вакцинация башланды. Ил халкы Россиядә теркәлгән ике вакцинаның берсен «Спутник V» яки «ЭпиВакКорона»ны бушлай ясата ала.

Бармы сырхаудан дәва?

Гадәттәгечә, җәмәгатьчелек икегә бүленде. Кайсылары, сырхаудан куркып, вакцинаны ясатып калырга ашыга. Кемнәрдер белер-белмәс көйгә аны тәнкыйтьли, ашык-пошык ясалган, аннан ни файда бар, дип, файдасын да, коронавирусның барлыгын да инкарь итә.

Күпләр әле дөньяда иң беренче булып теркәлгән вакцинаны (Мәскәүнең Гамалея исемендәге фәнни үзәгендә җитештерелгән «Спутник V») гына беләдер. Иң тәүгесе безнеке булса да, Җир шарында алар инде берничә. Шулай ук төрле медицина учреждениеләре һәм фармацевтика компанияләре тарафыннан 200дән артык потенциаль вакцина әзерләнә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) белгечләре нәтиҗәлелеге 70 проценттан арткан теләсә кайсы вакцинаны уңышлы дип санаячакларын белдергән иде.

Димәк, әҗәл даруына тиңләштерелгән коронавирус инфекциясенә каршы тагын нинди вакциналар барлыгы билгеле?

  • АZD1222 (Оксфорд вакцинасы). Бөекбританиянең Оксфорд университетының AstraZeneca фармацевтика компаниясе белән берлектә җитештерелә торган вакцинасы. Анда шимпанзеда салкын тидерү китереп чыгара торган көчсезләнгән вирус нигезендә ясалган вируслы вектор, коронавирусның генетик материалы кулланыла. Прививкадан соң кешедә махсус аксым формалаша, ул иммун системасына коронавирусны (организмга эләгә калса) ачыкларга ярдәм итә.
  • BNT162b2 (Pfizer-BioNTech вакцинасы). Җитештерүчеләр булып Америка һәм Германия компанияләре санала. Үткән елның 31 декабрендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вакцинаны уңышлы дип таба һәм ашыгыч очракларда файдалану өчен хуплый. Бу елдан аны АКШта һәм башка илләрдә куллана башладылар.
  • Sanofi-GSK. Җитештерүче – Франциянең Sanofi һәм Британиянең GlaxoSmithKline фармацевтика компанияләре. COVID-19га каршы вакцина ике дозалы. Клиник тикшерүләр канәгатьләндерерлек нәтиҗәләргә китермәгәнгә күрә, компанияләр өстәмә тикшеренүләр уздырырга планлаштыра, шуңа күрә вакцина 2021 ел ахырына гына әзер булырга мөмкин әле.
  • «Ковивак». Әлеге вакцина Россия Фәннәр академиясенең Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратларны тикшерү һәм җитештерү федераль фәнни үзәгендә әзерләнә. «Ковивак» – вакцинаның шартлы исеме генә. Вакцина традицион технология буенча эшләнә. Клиник тикшеренүләр әлегә тәмамланмаган.
  • Moderna. mRNA-1273 вакцинасы Америка биотехник компаниясе тарафыннан җитештерелә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, вакцинаны куллангач, инъекция урынында азрак сызлану, кешеләрдә арыганлык, мускуллар, баш авыртуы кебек грипп билгеләренә охшаш симптомнар ачыкланган. Сынау 2022 елга кадәр дәвам итәчәк.

«Саклануның төп чарасы медицина һәм вакцина»

Табиблардан ким түгел. Танылган тележурналист Михаил Любимовның (ТНВ каналындагы «7 дней» тапшыруы аша билгеле. – Ред.) шушы көннәрдә «кызыл зона»га 17 нче тапкыр керүе. Кешеләргә хастаханә ишекләре артында ниләр яшеренгәнен, сырхауларның газапларын, табибларның батырлыгын, белгеч фаразларын, коронавируска бәйле күп кенә сорауларга җавап – барысын да барыбыз да якшәмбе кич телеэкраннар аша шушы журналистның сюжетлары аша күреп, ишетеп, карап торабыз. Бөтенесе дә бер максаттан – сафсата тулы диңгездә ачы хакыйкать утрауларын күрсәтү өчен эшләнә.

Шушы көннәрдә Михаил Любимов вакцина ясатты. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашты. Баксаң исә, ул да прививкага ышанмаганнар рәтендә булган. «ВТ» хәбәрчесе танылган хезмәттәшебез белән «таҗ»лы вазгыять, вакцина, катлаулы чорда журналист эшчәнлеге турында сөйләште.

– Узган ел минем өчен гаҗәеп булды, күп яңа нәрсәләр ачты. Кешелек ягыннан аеруча. Узган елда гадәти тоелган җирдә дә батырлыкка урын калганын, кемнең кем икәнен аңладык. 17 нче тапкыр төрле госпитальләрнең «кызыл зона»ларына керүем, әлегә исәпне алып барам. Анда мин үземне күрсәтү өчен кермим. Мин анда әлегә кадәр очратмаган кешеләрнең ике уникаль төрен – табиб һәм сырхауларны күрергә барам. Хастаханәләрдә гади кешеләр юк, бу медикларга да, пациентларга да кагыла, – ди журналист. – Ни өчен бу госпитальләргә йөримме? Мин әле моны дәвам итәчәкмен. Беләсезме, мондый адымга мине нәрсә этәрә? Мин журналист һөнәрендә 22 ел. Гомумән алганда, кешеләрдә сөймәгән сыйфатым – наданлык, белемсезлек. Бу – иң куркыныч кимчелек. Кеше үзенең кечкенә буйлы булуын кабул итә, әмма томана булуын – юк. 2020 ел башында, хәтерләсәгез, бу вакыйгалар барысы да ничек инкарь ителде, башка чирләр белән чагыштырылды. Шуңа да минем кешеләргә аз булса да чынбарлыкны күрсәтәсем килде. Барысын да факт буенча сөйлим һәм сөйләдем, реалист булып кала бирәм. Чын кешеләрне һәм шул кешеләрнең дошман белән чын көрәшен күрсәттем.

Михаил Любимов әйтүенчә, журналистика былтыр үзенең төп функцияләреннән берсен – мәгърифәтчелекне аеруча күп кулланды. Шул вирус турында күпме аңлатырга, сорауларга җавап табарга кирәк иде бит. Үзе дә шактый катлаулы, күпләр өчен күңелсез тоелган әдәбият, фәнни эшләр белән танышкан. Ә, гадәттә, авыр тел белән аңлатылган мәгълүматны кабул итәргә бик ашыкмыйбыз. Сафсата тоелса да, җиңелрәген «йотабыз». Халыкны бит әнә шундый ялгышудан да сакларга кирәк иде.

– Кешеләр үз мәшәкатьләре белән яши. Шуңа да фән барлыгы, бигрәк тә эпидемиология дигән фән барлыгы аларны кызыксындырмый. Ул гел дә лабораторияләрдә генә үсте, сыналды, безгә бу кызык түгел иде. Грипптан вакциналар да ел саен барлыкка килеп тора. Әмма шәхсән үзебезгә кагылмагач, моңа әһәмият бирмәдек. Ә былтыр кагылды, кешелек нинди чир белән очрашты! Табигать белән чагыштырып карасак, антилопаның – артыннан куучы арысланы, ә кешенең вирусы бар. Саклануның төп чарасы – медицина, вакцина. Бөтен тарих кешелекнең вакциналар ярдәмендә генә исән калуын сөйли, – ди әңгәмәдәшебез.

Сүз уңаеннан, «Спутник V» вакцинасын үзендә сынап караган ул. Беренче дозаны 26 декабрьдә кадата. Чираттагысын 16 гыйнварда ала. Үземне саклап, җәмгыятьне дә саклыйм, дигән фикергә ышана әңгәмәдәшебез. «Һәрхәлдә, мин үземнең хәлдән килгәнне барысын да эшләдем», – ди ул.

Прививка ясатканнан соң бернинди дә авыру билгеләре күзәтелмәгән. Укол кадаткан урын бераз гына сызлап торган, анысы инде кичкә бөтенләй беткән.

Журналистның якыннары һәм дус-ишләре арасында COVID-19га каршы вакцина ясарга ашкынучылар юк икән әле. Михаил Любимов исә үзенең Чистайдагы 80 яшьлек әти-әнисенә дә вакцина ясатырга уйлап тора. «Әлегә көтәбез, чиратка яздырып куйдым инде, районнарда вакцина тиз бетә бит», – ди ул.

Организм онытмас

Коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасы организмга хәтер күзәнәген эшләп чыгарырга ярдәм итә. Авырып киткән очракта да алар вирусны җиңелрәк кичерергә ярдәм итәчәк. Бу хакта КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры, биомедицина юнәлеше буенча проректор Андрей Киясов белдерде.

– Бу вакциналаштыруның бөтен идеясе дә организмда хәтер күзәнәкләрен булдыруга кайтып кала. Әгәр коронавирус организмга эләксә, авыру җиңелрәк узачак, чөнки иммун системабыз чирнең S-аксымы белән инде таныш була, – дип аның сүзләрен китерә университетның медиа порталы.

Белгеч халыкның вакцинага карата шигенә бәйле рәвештә фикерен дә җиткерде. Аныңча, препаратка ышаныч булмауның сәбәбе – аның теркәлү этабын тиз узуы.

– Галим буларак, мин барысын да үз вакытында эшләргә кирәк булуын аңлыйм. Тик хәзер башка очрак. Проблема шунда ки: әгәр әлеге зәхмәтне хәзер туктатмасак, бу күпкә масштаблырак нәтиҗәләргә китерәчәк. Вакцина аны ясатучыны сакларга һәм COVID-19 инфекциясен таратмаучылар катламын булдырырга тиеш, − дигән Андрей Киясов.

ВАКЦИНА ЯСАТКАН ШӘХЕСЛӘР 

“Спутник V” ны кадаткан “йолдыз”лар исемлеге даими яңарып тора. Алар арасында менә кемнәр бар: Валдис Пельш (телевидениедә алып баручы), Алексей Маклаков (актер), Дмитрий Харатьян (актер), Светлана Дружинина (актриса), Максим Фадеев (музыкаль продюсер), Леонид Якубович (“Могҗизалар кыры” тапшыруы алып баручысы), Яна Рудковская (музыкаль продюсер), Юрий Стоянов (актер), Сергей Брилев (журналист), Родион Газманов (җырчы), Алексей Пивоваров (журналист), Сергей Шойгу (Россия оборона министры), Владимир Жириновский (сәясәтче), Татьяна Голикова (Россия вице-премьеры), Эдгар Запашный (Вернадский проспектындагы Зур Мәскәү дәүләт циркы генераль директоры).

Татарстан

Айрат Хәйруллин (Татарстанн дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры), Энгель Фәттахов (Актаныш районы башлыгы), Марат Зыятдинов (Югары Ослан районы башлыгы), Борис Менделевич (Россия Дәүләт Думасы депутаты), Альмир Абашев (Татарстан Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары), Андрей Кузьмин («Татарстан-24» каналы генераль директоры), Сергей Когогин (КАМАЗ генераль директоры), Марат Гафаров (Чүпрәле районы башлыгы) , Дамир Хаҗиев (Мамадыш хастаханәсе баш табибы) , Дмитрий Иванов (Чистай районы башлыгы)

  • САН

Татарстанда 14 мең 100 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 2617се вакцинаның икенче дозасын алган. Февраль ахырына кадәр республикага 196,5 мең доза вакцина кайтарылыр дип көтелә.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү