Америка тарала микән?

2008 елның 16 октябрендә кичке сәгать алтыда «Би-би-си»да туры эфирга чыгарга насыйп булды. Берничә тапкыр радио почтасына капиталистик системаның котылгысыз рәвештә җимереләчәге һәм социалистик система кебек үк кабергә күмеләчәге хакында материаллар җибәреп торсам да, башта игътибарсыз калдырдылар. Көтмәгәндә дәһшәтле финанс кризисы башланды да капитализмның нигез ташларын салган илләрнең берсе булган ил радиосы хезмәткәре көндезге сәгать икедә өйгә шалтыратып, кичкә туры эфирга чыгарга кирәк булачагын әйтте.

Ул чакта шулай радио тыңлаучыларга сүз бирәләр иде. Хәзер ул рубрика бетерелде инде. Берничә минут эчендә алдагы елларда глобаль капитализмның кискен тетрәнүләр зонасына керәчәге һәм, ахыр чиктә, җимерелеп төшәчәге хакында сөйләргә туры килде. Шул ук елны «Америка кояшы батармы?» дигән язма да әзерләгән идем. Аны бастырырга теләүче редакторны табу кыен булды, чөнки дөньяның иң куәтле державасының озакламый түнәчәгенә ышандыру кыен иде. Озакламый дигәндә, берничә дистә елны күз алдында тотам. Тарих өчен генә түгел, хәтта минем яшьтәге кешеләр өчен дә егерме-утыз ел бик кыска вакыт аралыгы ул. 2008 елның сентябрь ахырында басылган ул язмада мондый юллар бар: «Кушма Штатларның мафиоз идарәсе җимерелү исә бөтен планетада хаос тудырачак, яңа система һәм яңа лидерлар барлыкка килгәнче кешелек җәмгыяте кискен тетрәнү кичерәчәк. Кыскасы, безнең барыбызга да авыр, бик тә авыр булачак». Интернетта эленеп тора ул язма, тулысы белән танышырга мөмкин.

Хәзер бүгенге көннәргә әйләнеп кайтыйк инде. 2020 елда янкиларның урамнарга чыгып, юлда очраган бар нәрсәне җимерәчәкләренә һәм ватачакларына, Америка флагын яндырачакларына моннан унике-унөч ел элек ышану кыен иде. Флаг ул – американнарның горурлыгы  һәм аның бүгенге көннәрдә аяк астына салып тапталуы күп нәрсә турында сөйли. Америка исә үзе – глобаль кпитализмның терәге, бастионы. Ул ныгытманың җимерелүе карт капитализм белән бәхилләшү сәгате килеп җитүен аңлатачак. 78 яшьлек картның хакимлеккә килүе илдә пассионарлыкның югалуы турында хәбәр итә. Яшь лидерлар мәйданга килүдән туктады, картларга исә ышаныч һәм хөрмәт юк. Байденның инаугурациясе ничек булганын барыбыз дә беләбез бит инде. Милли гвардия сөңгеләре белән сакларга туры килде тантананы. Тантанадан бигрәк ул җеназаны хәтерләтте. Инаугурациядән соң Байден кортежын Милли гвардия сугышчылары бик кызык итеп озаттылар. Юлга тезелеп баскан гвардиячеләрнең бер өлеше протоколга ярашлы рәвештә үрә каткан, бик күбесе ирекле позада басып тора, ә зур гына бер төркем башкомандующийга бөтенләй арты белән борылып баскан иде. Илдәге таркаулыкны бик төгәл сурәтли бу вакыйга. Иң ышанычлы хәрбиләрдән генә тупланган контингентта карашлар бердәмлеге юк.

Ил исә үзе ике зур кисәккә бүленеп, бер-берсен бугазлау халәтенә якынлаша. Карашлар уртаклыгы, үзара килешү, хәтта элементар сәясәтче этикеты югары катлауларда да күзәтелми. АКШ Конгрессының Вәкилләр палатасы спикеры Ненси Пелоси берничә көн элек кенә менә нәрсә дип белдерде: «Куркыныч хәзер безгә эчтән яный. Бездә корал белән килеп, башка конгрессменнарга янаучы Конгресс әгъзалары бар…». Мондый вазгыятьне хәтта СССР таркалганда, Мәскәүдә дә күзәтеп булмый иде. Бөтен абруен югалтып бетергән Горбачев та Байден дәрәҗәсендә үк хурлыкка калмады».

Дөньядагы иң куәтле державаны иярләүчеләрне «мафиоз идарә» дип атау да тиктомалдан гына барлыкка килмәде. Система үзенең җимерелүенең иң югары баскычына күтәрелгәндә, аның җитәкчелеге һәрвакытта да җинаятьчел катлаулар белән берегеп, үрелеп бетә. Җинаятьчелеккә каршы көрәш урынына күз буу, бутафория мәйданга чыга. Әйтик, хәзерге барлык капиталистик державаларның лидерлары да наркотиклар белән сәүдәне үз кулларына алды. Халыкка наркобизнеска каршы көрәш алып бару турында сөйлиләр, ә криминал исә полиция «түбәсе» астында ирекле сәүдә итә. Наркотиклар хәрби очкычлар белән ташыла, дипломатик почта белән йөртелә. Үткән көз Франциядә гаҗәп хәл булды бит. Дижон шәһәрендә аз санлы чечен диаспорасы наркотиклар белән сәүдә итүче «кара базар»ны япты, наркобароннарны тар-мар итте. Чын французлар хакимиятләргә сорау бирә башлады: «Ничек инде куәтле көч структураларының нарокобизнесны туктатырга көче җитмәде, ә аз санлы халыкның бер төркем вәкиле вазгыятьне үз контроленә бик җиңел генә алды», – диделәр. Җитмәсә, Франция матбугатында чеченнар тарафыннан контрольгә алынган, наркобароннар һәм җинаятьчеләрдән азат булган тулы бер районнар турында язмалар бик күп күренә башлады. Рәсми хакимиятләргә ат йөреше ясарга туры килде. Унсигез яшьлек бер чечен егетенең колледж укытучысының башын кисүен оештырырга һәм матбугатны шул турыда материаллар белән күмәргә мәҗбүр булдылар. «Чит флаг» астында оештырылган террор үз эшен эшләде: француз матбугатын гына түгел, дөньякүләм мәгълүмат кырын да «мөселманнарның кансызлыгы» турында язмалар басты.

Мафиоз структураларның дәүләт идарәсе белән симбиозы барлык капиталистик державалар өчен дә хас күренеш. Бу инде җәмгыять үзенең җимерелү этабына керде дигән сүз. Социаль өлкәнең аксавы, икътисадның җимерелүе, тормыш авыраю нәтиҗәсендә меңнәрнең һәм миллионнарның урамга чыгуы – болар коронокризиска кадәр үк күзәтелә иде бит инде. Моңарчы төгәл эшләгән глобаль икътисад механизмы да элекке функцияләрен башкара алмый хәзер. Совет дәүләте җимерелеп барганда, Япониядән кайтучы ватандашлар безгә: «Японнарга «дефицит» сүзен аңлатып булмый, чөнки күргәннәре юк», – дип әйтәләр иде. Бүгенге японнарга бу сүзне аңлатасы юк инде. Үткән ел иң гади медицина битлекләренең дефициты белән очраштылар. Быел җитмәүчелекнең катлаулырак төре япон икътисадын җимерә. Әйдәп баручы япон автомобиль корпорацияләре үз илләрендә дә, чит илләрдә дә моңарчы күрелмәгән сәбәп нәтиҗәсендә җитештерүне киметә. Глобаль рәвештә ярымүткәргечләр җитешми. «Тойота» Техастагы заводын акрынайтты, «Хонда» һәм «Ниссан» Япониядәге заводларны туктатып торырга мәҗбүр, шуңа өстәп «Хонда» Кытай, АКШ һәм Канададагы заводларындагы җитештерүне киметү турында уйлана. Шул ук сәбәп белән «Субару» Япониядәге һәм Индиана штатындагы заводларын туктатып торачагы турында игълан итә. Моңа охшаш проблемалар белән глобаль капитализм заводлары торган саен күбрәк очраша башлаячак.

Без сүзне «Америка тарала микән?» дип башлаган идек. АКШ ул – капитализмның символы. Анда туган барлык проблемалар системаның барлык географик нокталарында да кабатлана. Капитализм идеологиясе үзенә кабер казучыларны үз эчендә тудыра һәм алар торган саен мәйданга күбрәк чыга башлыйлар. Демократияне бөтен дөньяга тарату белән мәшгуль булган һәм дөньяның бик күп почмакларында елга итеп каннар агызган держава лидерларының кытыгына демократия бик нык тия хәзер. Алар урамнарга чыккан халыкка күсәк күтәрергә һәм репрессияләр башлап җибәрергә бик яраталар. Соңгы Америка сайлавының фарска әйләнүен һәм тоташ фальсификацияләрдән генә торуын искә төшерик. Система үзенең үлемен үзе якынайта.

                                                 Рәшит Фәтхрахманов


Америка тарала микән?” язмасына фикерләр

  1. ЭТот автор свои навязчивые мысли всегда выдает за истину. То ахрзаман у него то апокалипсис. СШа со своим глоб.капитализмом могут конечно закончиться. Но лет через 200-300. А до этого они еще простудятся на похоронах некоторых стран, где люди живут на 20 тыс. руб. Надо свои проблемы видеть чем набрасыватся на благополучные страны.

Фикер өстәү