1000 сорауга бер тәрәзә җавап бирәчәк

Узган елдан Татарстанда пенсиягә бәйле белешмәләрне теләсә кайсы күпфункцияле үзәктә бирә башладылар. Быел андый белешмәләр саны тагын арткан. Республикада эшләүче үзәкләрдә халыкка 256 төрле хезмәт күрсәтелә. Шулардан 51е быел өстәлгән. Бу хакта Татарстанның күпфункцияле үзәк оешмасының еллык утырышында билгеле булды.

–  Узып киткән ел безнең тармак өчен дә җиңел булмады. Күп оешмалар халыкны алдан язылып, читтән торып кабул иткәндә яки бөтенләй кире борганда, безнең үзәкләргә килүчеләр бермә-бер артты. Элегрәк көнгә 12000–14000 мең кеше кабул итсәк, былтыр бу сан 14000–17000 кешегә җитте. 2020 елда халыкка 5226676 хезмәт күрсәттек, – ди Татарстанның күпфункцияле үзәк оешмасы директоры Ленара Мозаффарова. – Пандемия вакытында гаиләләргә дәүләттән социаль ярдәм күрсәтелә башлагач, үзәккә тагын да ихтыяҗ артты. Никадәр генә электронлашабыз дип сөйләшсәк тә, интернет белән дус булмаган кешеләр очрый әле. Җәен балаларга бирелгән түләүләрне безнең үзәк аша 37 мең кеше рәсмиләштерде.

Халыкка уңайлы булсын дип, узган ел күпфункцияле үзәкләрдә яңалык керткәннәр. Хөкем ителгән, наркотиклар кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган булу-булмау турындагы белешмәләрне хәзер үзең теләгән үзәктән алып була. Гаризаны кайсы районда бирүең мөһим түгел. Быелдан тагын 5 төрдәге белешмәне шул рәвешле алып булачак. Болар – пенсия һәм салым, штрафлар белән бәйле мәгълүматлар.

Бу белешмәләрне әзерләп бирүче белгечләрнең белемле булуы да, заман белән бергә атлавы да кирәк. Яңалык чыккан саен, үзәктә эшләүче хезмәткәрләрне укытып та торалар икән. Директор сүзләренә караганда, илдә МФЦ хезмәткәрләрен әзерләүче бер генә белем йорты да юк. Шуңа күрә, эшкә урнашкан кешеләр белән алдан эшләгәннәре тәҗрибә уртаклаша. Әмма документ эше җиңел әйбер түгел – хаталар да китә. Бу хакта үз зарын белдереп, шикаять язучылар да бар икән. Дөрестән дә, кайчак белешмә тутырганда хаталар күп китә. Казанда яшәүче укучыбыз балаларының туу турындагы таныклыгын югалткан. Үзәккә килеп, моның өчен дәүләт пошлинасы түләгән. Документлар тутырып кайтып киткән. Таныклыкның дубликаты әзер булгач, барып алган. Ни гаҗәп, өенә кайтып, ике ай узгач кына, таныклыкның татарча ягында үз исем-фамилиясен русча язганнарын күреп шакката. Киредән барып, ачыклык кертергә тырышып карый – әмма булмый. Яңадан 700 сум дәүләт пошлинасы түләп, таныклыкны тагын бер мәртәбә ясата.

Дәүләт пошлинасы дигәннән, күпфункцияле үзәкләр бушлай хезмәт күрсәтә.

– Бер тиен акча да алмыйбыз. Әмма дәүләт пошлинасын түләргә кирәк, – ди Ленара Мозаффарова. – Әйтик, машина йөртү таныклыгы алыштырганда бездә дә, ЮХИДИдә дә бер үк күләмдә пошлина түлисе. Үзәкләр аша дәүләт пошлинасы булган 8 хезмәт күрсәтелә. Узган ел шул рәвешле дәүләт казнасына 522 миллион сум акча керде.

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин исә районнарга халык белән очрашуга баргач та, иң беренче итеп, МФЦларга йөрисезме, дип сорый икән. Җавап бер: әлбәттә, йөриләр! Авыл кешесе тагын кая барсын! Әнә шул чиратлары да булмаса… Бу проблемага Айрат Хәйруллин да тукталды.

– Моны хәл итәргә кирәк. Быел без бу эшкә бергәләп алыныйк. Азнакайдагы үзәккә килгән кеше, аз дигәндә, 2 минутта белгечкә эләгә ала. Күп дигәндә ике сәгать көтә икән. Бу аңлашылмый. Чиратны киметүнең бер җаен табарга кирәк, – диде ул. – Сезнең үзәкләр аша күрсәтелүче хезмәтнең 25 проценты күчемсез милеккә бәйле. Бу өлкәдә дә ниндидер яңалык кирәк. Сату-алу процессын җиңеләйтү мөһим. Ике як килде, килешү төзеде. Бер почмакта акча санап, аны икенче кешегә тапшыралар. Күп акча белән үзәктән чыгу кем өчендер зур стресс булырга мөмкин. Кайберәүләр куркып та кала. Кешегә мөмкинлек бирергә кирәк. Акчаны картадан картага күчерү ягын кайгыртыйк. Бу ике як өчен дә җайлы булачак.

Айрат Хәйруллин үзе дә күптән түгел Казанның Җиңү проспектында урнашкан үзәккә йомыш белән килгән. Министр СНИЛСын югалткан икән. Шуны ясатырга дип бара. Әмма документлар тутыргач, соңрак килерсез дип кайтарып җибәрәләр.

– Кайбер документларны алганда, ике кат килеп йөрмәскә иде. Кешегә «яшел кәгазь»нең үзе кирәкми – аның номеры мөһим. Менә шул саннарын телефонга смс итеп җибәрергә дә була бит. Моны да уйлап бетерергә кирәк.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин исә күпфункцияле үзәкләр эшчәнлегенә югары бәя бирде.

– Пандемия вакытында күп кенә оешмаларны ябарга да туры килде. Авыр булды, әмма без бу хәлдән чыга алдык. Сезнең үзәк – бөтен дәүләт органнарын берләштерүче төп урын. Елына 5 миллион хезмәт күрсәтү – зур сан. Бар кеше дә интернет куллана алмый. Халыкның ихтыяҗы күп икәнне күреп, Татарстан Президенты ел саен яңа үзәкләр ачарга мөмкинлек тудыра, – диде ул. – Киләчәктә дә мондый оешмалар аша эшләнәсе эшләр күп.

Республикада 60 күпфункцияле үзәк эшли. Быел Казанның Вахитов районында көненә 500 кеше кабул итәрлек үзәк ачылды. Ел ахырына исә башкалада 1500 кешегә хезмәт күрсәтәчәк тагын берсе барлыкка киләчәк.

Гөлгенә Шиһапова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү