Йолдызнамә | 8–14 февраль

Кучкар (21.03 – 20.04) Моңарчы мөмкин түгел кебек тоелып торучы мәсьәләләрнең бер-бер артлы хәл ителә баруына гаҗәпләнеп туя алмассыз. Бигрәк тә хезмәт эшчәнлегенә кагыла бу. Атна ахырларына таба әйбәт кенә керем көтегез. Ләкин аны үзегезгә түгел, ә якыннарыгызның кирәк-ярагына тотыгыз. Йөзе белән кайтачак!

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Ниятләгәнгә туры юлдан түгел, ә сәеррәк юлдан китәрсез. Ни өчендер әлеге хәйләкәр «маршрут»ның көч һәм вакытыгызны янга калдырасына ышанырсыз. Әмма озакламый хатагызны аңларсыз. Шулай итеп, элекке эзегезгә кайтып, аннан инде беркайчан да тайпылмассыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Беразга тукталып калып, артка карап алырга вакыт. Бу атнада өстән ниндидер билге көтегез. Иң мөһиме – аны дөрес аңлау. Якыннарыгыз белән тавышланып алуыгыз бар. Хаклы булуыгызга шикләнмәсәгез дә, юл куегыз. Алга таба үзегез өчен шулай әйбәт булачак.

Кысла (22.06 – 22.07) Бер генә вак-төякне дә күз уңыннан ычкындырмагыз. Уңышка ирешү-ирешмәү нәкъ менә шуларга бәйле булачак. Эштә хезмәттәшләрегез белән артыгын аралашмаска, серләрегезне ачмаска тырышыгыз: кайсыларыдыр мәкерлерәк уй белән янып йөри бугай. Сәбәбе – әйе, шул көнләшү…

Арыслан (23.07 – 23.08) Ниндидер бер көнкүреш мәсьәләсе килеп чыгар. Аны хәл итүгә байтак кына акча исраф ителер. Аның каравы эшегездә бик матур хәбәрләр ишетелер. Шулай итеп, тормышыгызның җайлануы, бөтенәюе, күңелегезнең тынычланып калуы өчен җирлек барлыкка килүгә күңелегездә өмет чаткылары уяныр.

Кыз (24.08 – 22.09) Тормыш артыннан кууны бераз киметергә, ә йокы вакытын, киресенчә, арттырырга кирәк. Инде ничәмә-ничә атналар буе җыелып килгән ару-талчыгудан шулай гына котылырга мөмкин. Атна ахырында матди хәлегезгә, дөресрәге, аны яхшырту мөмкинлегенә бәйле бер тәкъдим ишетерсез. Шикләнмичә  шуны кабул итегез. Үкенмәячәксез!

Үлчәү (23.09 – 23.10) Эш белән өй арасында бәргәләнергә туры килер. Тегесенә дә, монысына да зур көч һәм игътибар таләп ителер, ә сез аңа бигүк әзер түгел… Хәер, артыгын борчыласы юк: якын дусларыгызның эчкерсез ярдәме үзегезне бөтен авырлыктан коткарыр. Боларның барысы да кесәгезгә шәп кенә акча керү белән төгәлләнер.

Чаян (24.10 – 22.11) Үзегезгә теш кайрап йөрүчеләрне шып итеп урыннарына утыртырга әзер торыгыз. Фикерегезне яклаудан курыкмагыз. Хәтта җитәкчегез белән үзара бәхәс килеп чыкса да! Акча мәсьәләсе итәктән тартырга мөмкин, әмма вакытлыча гына. Инде атна ахырларында ук офыкта моңарчы төшегезгә дә кереп карамаган финанс чыганаклары пәйда булыр.

Укчы (23.11 – 21.12) Тирәгездә үзегездән киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итүчеләр ишәер. Сәбәбеме? Алыштыргысыз хезмәткәргә әйләнү! Гаиләгездә дә  барысы да әйбәт: тынычлык, татулык, муллык. Өстәвенә әле матди хәлегезнең тагын да яхшыруына зур өмет-ышанычлар барлыкка киләчәк.

 Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бу атнада үзегезгә бер акыллы кешенең киңәше кирәк булыр. Икенең берсен сайлап алырга туры килер чөнки (алдагы карьера турында сүз). Бер яктан, үзегезгә абруйлы һәм акчалы эш тәкъдим итәрләр. Тик бүгенге коллективны ташлап китүнең һәм яңа коллегаларга ияләшүнең кыенлыгын күз алдына китерү дә төн йокыгызны качырыр.

 Сукояр (21.01 – 19.02) Ачуыгызны эчкә җыеп ятмагыз. «Кәстрүл»дән аз гына пар чыгарып алу кирәк. Курыкмагыз: бу гамәлегез белән беркемгә дә зыян салмаячаксыз. Аның каравы, тынычланып, җиңеләеп калачаксыз. Өстәвенә әле моңарчы үзегезгә сер булып килгән кайбер нәрсәләрне дә аңлап алачаксыз.

Балык (20.02 – 20.03) Соңрак тотынсам да, берни булмас әле, дип эшләрегезне өеп яткырмагыз. Юкса аларның очына чыгу шактый ук авырга туры киләчәк. Ә иң мөһиме атна уртасында үзегезгә кирәкле бер кеше турында яңалыклар ишетерсез. Сезгә бу гүя яңа тормышка ишек ачкандай тәэсир ясаячак һәм күңелегездә киләчәккә ак өметләр уятачак.


Фикер өстәү