«Туган тел» флешмобына кушыл!

Дуслар, Халыкара туган тел көне якынлаша. Әлеге уңайдан «Ватаным Татарстан» газетасы флешмоб башлап җибәрде.

«Туган тел» флешмобында теләгән һәркем катнаша ала.

Катнашу тәртибе:

1. Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен теләсә кайсы телдә укыганны видеога төшер.

2. Видеоны Инстанграм һәм ВК социаль челтәренә #тугантел һәм #ватанымтатарстан хештегы белән урнаштыр.

3. Якыннарыңны флешмобта катнашырга чакыр.

«Туган тел»не бергәләп укыйк!


Фикер өстәү