Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»

Кукмарада яшәүче Ләлә Фәйзуллина төп эшеннән бушаган арада тортлар, чизкейклар, кечкенә пироглар пешерә. Районда аны иң беренчеләрдән булып заказга десертлар әзерләүче буларак та беләләр. Ләлә ханым белән аның мавыгуы, кондитерлык өлкәсендәге мода һәм рәхмәтле клиентлар турында сөйләштек.

– Мин кечкенәдән үк аш-су тирәсендә кайнашырга яраттым. Аеруча камыр ризыкларына мөкиббән идем. Гел әнинең кул арасына керергә тырыштым, – ди ул. – Ә тортлар белән ныклап торып кызыксына башлавым “Белые цветы” һәм “Татарстан” тортларыннан башланды ахры. Аларның өсләрендә майлы роза чәчәге була торган иде бит. Шул вакытта ук мин: “Моның чәчәген ничек ясыйлар микән?” – дип кызыксына идем. 8 яшьтә исә мөстәкыйль рәвештә беренче тортымны пешердем. Бисквит торты иде ул. Ә инде профессиональ рәвештә, 10 ел элек, улым белән декретка чыккач пешерә башладым. Мин эшли башлаган вакытта мәгълүмат табу җиңел булмады. Интернет та алай ук көчле түгел. Торт пешерер өчен кирәкле әйберләрне эзләп табу өчен дә шактый тырышарга кирәк иде. Ул чагында өйрәнер өчен ярдәмгә китаплар, журналлар килде.

– Белемегез буенча кем сез?
– Белемем буенча укытучы мин. Бүген дә балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Ә тортларны заказга эштән бушаган арада пешерәм.


– Хәзерге вакытта кондитерлар арасында нәрсә трендта?
– Берара халык күпләп чизкейк пешертә башлады. Аннан соң кондитерларның Сникерс тортына еш заказ алуы күзәтелде. Хәзер дә модада ул, ләкин шулай да мондый заказлар бераз кимеде. Бүген исә иң популяр эшләр – җиләк-җимеш тезелгән тортлар һәм меренговый рулет. Соңгысының, ясарга җиңелрәк булганга күрә, гади тортлар белән чагыштырганда, бәясе арзанрак йөри. Үзем исә гадәти тортлардан пломбирны яратам.

– Ә иң яраткан десертыгыз нинди?
– Күгәрчен сөте. Хәзерге вакытта шулай ук порцияле пирожныйлар эшләү бик ошый. Туганнарым, якыннарым өчен чизкейк, пирог, төрле бәлешләр, талкыш кәләвә пешерергә яратам. Ә заказга тортлар, порцияле пирожныйлар әзерлим. Дөрес, бөтен кешегә дә вәгъдә биреп булмый. Чөнки гаилә, төп эш тә күп вакыт таләп итә. Гадәттә заказ буенча кызыклы эшләргә алынам.


– Сезнең өчен нинди эш кызыклы?
– Катлаулы эшләр. Хәзерге вакытта, мәсәлән, антигравитация тортлары белән бик нык кызыксынам. Алар карап торышка гадәти тортлардан аерыла. Яссылыктан аерылган, күләмле, басып тора торган тортлар. Аны аерым бер схема белән эшләргә кирәк. Гравитация тортлары кешене уйланырга мәҗбүр итә. Аларда: “Бу нәрсә хисабына тора, ишелеп төшмиме икән?” – дигән сорау туа. Ә инде тортны аударып күрсәткәч, ул ишелмәгәч, сораулар тагын да арта. Бөтен тортны да гравитация стилендә ясап була. Казанда андый торт ясаучы кондитерларны белмим, күргән-ишеткән юк.

– Аш бүлмәсе сезнең өчен нәрсә ул?
– Аш бүлмәсе минем өчен ашарга пешерә торган урын гына түгел, ә иҗат итү мәйданы да. Һәм аның уңайлы, матур, чиста булуы минем өчен бик мөһим.

– Эшегездә сезне нәрсә канатландыра?
– Клиентларымның рәхмәтле булулары. Мин аларның һәркайсын яратам һәм хөрмәт итәм. Гадәттә, бер заказ бирүчеләр кабат килә. Алардан: “Торт авызда эри торган булган. Бик тәмле”, – дигән сүзләр ишетү миңа канатлар куя. Олы яшьтәге кешеләр күп вакыт: “Яшьлеккә кайтардын. Советлар Союзы вакытында пешерелә торган торт ашаган кебек булдык”, – диләр. Менә шушы матур сүзләр, теләкләр миңа көч һәм илһам бирә дә инде.

– Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?
– Бөтен серне дә ачып бетерәсем килми, ләкин минем хыялым – антигравитацияне тагын да ныграк үстерү. Чөнки ул минем күңелемә бик якын, ошый. Моннан тыш, игътибарны дөрес туклану нигезендә пешерелгән десертларга күбрәк юнәлтәсем килә.

Зөһрә Садыйкова

 


3 фикер

  1. Исэнмесез, Лэлэ Рамазановна эшегездэ унышлар ,дорестэндэ тортларыгыз бик тэмле ,,теленне йотарлык «,алга табада безне шундый матур — тэмле торт- меренговый рулетларын бн соендереп яшэ

  2. Бик булган Ханым, куренеп тора йозеннэн нур боркелэ ,чиста похтэ, башта яулык кулда перчатка, тортларына курыкмыйча заказ бирергэ була, эшлэрен ун булсын йозлэрен гел балкып торсын, заказлары куп булсын, исэн сау эшлэ.

  3. Ляля Рамазановнанын тортлары хэм ижади унышлары ,кондитер осталыгы Ватаным Татарстан газетасына яналык булып бик лаек язарга!)

Җавап Отменить ответ