Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры да «ВТ» флешмобына кушылды

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та «ВТ» флешмобына кушылды. Ул чуваш телендә Г.Тукайның «Туган тел»ен укыды.

 

Халыкара туган тел көне алдыннан башланган әлеге флешмобка теләгән һәркем кушыла ала.

Катнашу тәртибе:

1. Теләсә нинди телдә туган тел турында шигырь сөйләгәнне
видеога төшер.

2. Видеоны Инстанграм яким ВК социаль челтәренә #тугантел #ватанымтатарстан хештегы белән урнаштыр.

3. Якыннарыңны флешмобта катнашырга чакыр.

«Туган тел»не бергәләп укыйк!


Фикер өстәү