Блогер Айдар Кәлимуллин: «Маллар булгач, кунакка да йөреп булмый»

Башкорстанның Бүздәк районы, Кәпәй-Кобау авылында яшәүче Айдар, үзенең Инстаграм сәхифәсендә бик кызыклы итеп, авыл тормышын күрсәтә. Аларны карагач, ишегалды тулы мал-туар йөргән чаклар сагындыра. Яшь егетнең күрше республикада ничек яшәве турында үзеннән сораштык.

– Айдар! Гаиләң белән таныштыр әле.
– Без гаиләдә ике бала. Апам кияүдә, аның ике баласы бар. Әтием миңа 3 ай чагында үлеп киткән. Мине әни үстерде. Шуңа да хәзер инде әнигә мин терәк булырга тырышам.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от ᗩIᗪᗩᖇ KᗩᒪIᗰᑌᒪᒪIᑎ (@aidarqo)

– Ни өчен маллар тота башладың?
– Мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы институтын бетердем. 6 ел белем алдым. Магистратура да тәмамладым. Әмма укып бетереп, районга кайткач, эшкә алам дип тормадылар. Кермәгән эшмәкәр, җитәкче калмады. Барысы да булыр, көт, дип ышандырсалар да, эш бирүче булмады. Шуннан соң, нишләп йөрим әле мин, дидем дә авылга кайтып киттем.


– Видеолар төшерү кайчаннан башланды?
– Авылга кайтып урнашуга, кулыма камера алдым. Төшерергә бик яратам мин. Ә авылда телефон күтәреп кенә йөреп булмый. Эшләргә кирәк. Маллар күп. Аларны тотмасаң, нәрсәгә яшисең? Хуҗалыкта 2 тана, 2 сыер, үгезләр бар. Быел 3 каз да калдырдык әле. Аннары 2 атыбыз, 1 колыныбыз (башкортча көлкәй икән) бар. Песиләребез сигезгә җитте. Салкын көннәрне аларны, кызганып, өйдә тотабыз. Этләребез дә бар. Мин, гомумән, малларны бик яратам. Карап торсаң, алар бик кызык. Әллә нинди кыяфәтләргә керәләр. Шуңа да күзәтеп кенә йөрим дә тизрәк төшереп алам. Ә ашарга өйгә кергәч, шул видеоларын монтажлап куям.

– Димәк, буш вакытың бөтенләй юк.
– Алай дисәң дә була. Сезне дә бит бераз көттердем. Әмма мин тик торырга яратмыйм. Института укыганда биергә өйрәндем. Рәхәтләнеп биим. Волейбол уйнарга йөрим. Соңгы арада гитарада уйный башладым. Нәрсә булып чыгар, сабырлыгым җитәрме – билгесез.

– Узган көздә атларыгызны урлаганнар иде. Син хәтта еладың да…
– Авыл кешесенә бер чебеше дә кадерле. Ул үлсә дә, елыйсың. Ә монда минем атларымны алып киткәннәр иде. Без бит атларны хәтта суймыйбыз да. Кызганабыз. Кешегә сатып җибәрәбез. Атлар югалгач, мин бик нык кайгырдым. Тизрәк Инстаграмга чыктым. Дусларым бердәм булды. Һәркем үзенә куйды. Озак та үтмәде, Бәләбәй районыннан аучылар, атларны табып, миңа яздылар. Караклар атны урлыйлар да урманда бер көн бәйләп тоталар икән. Эзләүче булмаса, китәләр. Аннары тагын бер көн бәйләп тоталар. Эзли килмәсләр, тагын китәләр. Безнекеләрне калдырып качтылар. Кызганыч, каракларны тотып булмады. Ул кешеләр җавапсыз калды.


– Шәһәргә китәргә теләгең юкмы?
– Әлегә җаныма авылда рәхәтлек табам. Кечкенәдән мал янында үскәч, алар мине ярты сүздән аңлый. Мин дә телләрен беләм төсле. Маллар яратканны аңлыйлар. Миңа да яратып җавап җирәләр. Аларны сүгәргә дә телем әйләнми. Кайбер көнне мал яныннан чыгып та булмый. Шәһәргә китү түгел, кунакка барырга да вакытым юк.

– Сезнең якларда авыллар ни хәлдә?
-– Авыллар әкренләп бетеп бара. Колхоз таралу ягында. Кешеләргә эш юк. Тормыш итәр өчен акча кирәк. Үзем дә уйлап торам: бакчачылык эшләренә дә тотынырга микән әллә, дим. Бер эштән дә курыкмыйм. Иң мөһиме – авылым яшәсен!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү