Марат Кәбиров: «Кар килә дә китә, ә акча янда»

Сезнең игътибар иткәнегез юктыр инде, кулына каләм алган һәр бала диярлек иң беренче әнисе турында шигырь яза. Бу аңлашыла инде, дөньяда әниләрдән дә кадерле кеше юк, бигрәк тә кечкенә булып, һәр адымда аның ярдәменә мохтаҗ чакта. Аннан соң ул әтиләр турында язарга тиеш кебек. Юк, әтиләр турында язмый. «Карлар ява» дигән шигырь яза. Хәтта исеме дә нәкъ шулай булырга мөмкин әле. Ни өчен? Чөнки дөньяда кардан да матуррак, аннан да файдалырак нәрсә юк.

Беренчедән, кар җылылыкны саклый. Көрт астындагы температура өстәгегә караганда 15 градуска югарырак була. Димәк, җир өстендә салкынлык 25 градус икән, кар астында ул -10 градус кына була. Бу үсемлекләрне туңып юкка чыгудан коткара. Шул рәвешле, җәйге яшеллек өчен без кар катламына рәхмәтле булырга тиеш. Әгәр кар булмаса, яшел үләннәр дә, күзнең явын алып утырган чәчәкләр дә, дулкынланып торган иген басулары да, башка үсемлекләр дә, бер сүз белән әйткәндә, кишерем дә булмас иде.

Икенчедән, кар сәламәтлек өчен уңайлы. Сәбәбен әйтә алмыйм инде, әмма җиргә кар ятмый икән, 15 градус салкынга да чыдап булмый. Кар яуса, 40ка да бик ис китми, ул һаваны йомшартып җибәрә, салкынның тәэсир көчен киметә. Алай гына да түгел әле. Кар ул кешене хәрәкәтләнергә мәҗбүр итә. Чаңгы шуарга, мәсәлән. Сәламәтлек өчен чаңгыдан да яхшырак нәрсә юк. Хәрәкәтләнәсең дә үпкәңне саф һава белән ныгытасың, организм кислородка байый. Хәер, чаңгы гына түгел. Заманында безне, республика күләмендә ярышларга әзерләгәндә, көрттән йөгертәләр иде. Бу бик җиңел нәрсә түгел инде, бот тиңелтен көрттән йөгерү өчен хәйран гына тырышырга, тир түгәргә кирәк. Әмма файдалы – соңыннан аяклар үзләре йөри башлый.

Менә шул спортсмен чакларны мин бик еш искә алам. Казан урамнарына чыккан саен. Чөнки монда да халыкның сәламәтлеге өчен бөтен шартлар да тудырылган. Кайда гына барырга теләсәң дә, тез тиңентен кар ерып үтәргә туры килә. Хәйран гына тырышасың инде. Тир түгәсең. Әмма барасы җиреңә барып җитәсең. Бу бик файдалы, чөнки шулкадәр каршылыклар ерып баргач, эшеңне эш итмичә, кул селтәп кайтып китәлмисең. Димәк, кар ерып йөрү эшеңнең нәтиҗәлелеген арттыра. Аннан соң, сәламәтлеккә дә файдасы зур. Яхшы гына физик күнегү бит инде бу. Көн саен шулай хәрәкәтләнеп торгач, саулыкны ныгыта, физик мөмкинлекләрне ача. «Бу безне тагын көрттән йөгертергә уйлый», – дип куркып, бөтен чир-чорларың качып бетә.

Транспортта йөрүчеләр өчен дә яхшы инде бу. Машина йөртүчеләр, үзләренең күлләвектә уйнап үскән чакларын хәтерли-хәтерли, кар өеменә кереп «буксовать» итеп ята. Аннан соң, чыгып тәгәрмәч астын казыйлар, машина этәләр. Менә бит бер уйламаган җирдән никадәр физик күнегү ясала! Югыйсә бер каршылыксыз көн озын рульдә йөрсәң, әллә нинди чирләргә юлыгуың бар. Ә монда  рәхим ит, бераз хәрәкәтләнеп, тән язып ал. Хәтта көрткә кереп батмаган хәлдә дә юлдагы кар машина йөртүчеләрнең осталыгын арттыра. Һәм барысы да бушка.

Кайберәүләр зарланган була инде… «Кыш буена урамнарда кар көрәмиләр, халыктан көләләр, безне бар дип тә белмиләр», – дигән булалар. Болай дип әйтүчеләрне тыңларга ярамый. Алар үзләре дә ялкау, башкаларны да ялкаулыкка өнди. Карны көрәмәү ул хакимиятнең булдыксызлыгы түгел. Ул безнең җитәкчеләрнең алдан күрә белүче бөек затлар, даһи икътисадчылар һәм сәясмәннәр икәнен ассызыклап тора. Менә сез күз алдына китереп карагыз. Бүген Казан урамнарын кардан чистартырга уйладылар ди. Моның өчен күпме эшче куллар кирәк? Күпме техника? Ягулык-майлау чаралары? Бер юньсезе булса, кичекмәстән кар чистарта башлар да бюджет акчасының фәлән кадәр өлешен шушы мәгънәсез эшкә сарыф итәр иде. Ә алдан күрүче җитәкче алай кыланмый. Чөнки ул белә: кар үзеннән-үзе эреп бетәчәк. Яз җиткәч. Кар ул килә дә китә, ә акча янда кала. Кем янында калуы башка мәсьәлә. Акчаның үз акылы бар аның, кем якынрак – шуның янында кала. Әмма бу очракта аның янда калуы мөһим.

Бу кыска гына язмада мин, әлбәттә, карның бөтен файдасын да санап бетерә алмадым. Исегезгә төшкәннәрен үзегез барлагыз. Үз шәһәрегез урамында көрт ерып йөргәндә аның шушы файдалы якларын исегезгә төшерегез. Кешенең йөрү тизлеге нинди сукмактан барудан түгел, ә нинди кәеф белән атлаудан тора. Яхшы кәефләр телим!

Марат Кәбиров

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү