Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш бәйгесенең былтыргы батыры быел җиңәрме?

Татарның иң көчле егетләре Минзәләдә җыела. Җомга көнне биредә газетабызның герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш бәйгесе башлана. Келәмгә чыгар алдыннан узган елгы җиңүчеләрнең берничәсе белән аралашып алдык: быел нәрсәгә өметләнәләр?

Муса Галләмов, бәйгенең 4 мәртәбә җиңүчесе:
– Иң мөһиме – имгәнмичә көрәшеп, ярыштан исән-сау әйләнеп кайтырга. Элек имгәнгәннәр үзен сиздермәсен иде. Матур көрәш күрсәтергә, тырышырга, җиңәргә иде исәп. Үз категориямдә төп көндәшләр дип Радик Сәлахов белән Раил Нургалиевны саныйм. Ранис Гыйләҗетдинов та — җитди егет. Иң истә калган җиңү 2016 елда 100 килолы егетләр арасында батыр калуым булды. Җәлил турнирында беренче булу күптәнге хыялым иде.
Тормышта барысы да элеккечә. Эшлибез, дөнья көтәбез. Өч кызыбыз үсеп килә. Хатынның әтисе белән Мари Иленең Бәрәңге районында атлар тота башладык. Бүген 35 баш атыбыз бар.

Ренас Кәлимуллин, бәйгенең 5 мәртәбә җиңүчесе:
– Быел да җиңәргә дип барам. Узган елгы кебек, 80 килода бил алышачакмын. Төп көндәшем быел кем булыр икән? Марат Кәримов, Роберт Шакиров – көчле егетләр. Узган ел финалда Рамил Синәкәев белән бил алышкан идем. Муса Җәлил турнирында иң истә калган җиңүем Зәйдә узган турнирда булды. Икенче әйләнештә Илмир Төхфәтуллин белән бил алышкан идем.
Тормышта әллә ни үзгәрешләр юк. Хатыным белән кызыбызны үстерәбез. Хәзер инде аңа 1 яшь тә 8 ай булды. Теләчедә Яшьләр үзәгендә директор булып эшләвемне дәвам итәм.

Илмир Төхфәтуллин, бәйгенең 3 мәртәбә җиңүчесе:
– Быел планнар икенчерәк. Хәтерләсәгез, ел ярым элек аягымны сындырган идем. Узган ел ахырында кабат операция ясаттым. Шуңа күрә көрәш турында уйлаганым да юк, әлегә сәламәтлегемне ныгытам. Көрәшкә әйләнеп кайтуга килгәндә, анысы да 50гә 50. Ничек булып бетәсен бер Ходай гына белә. Турнирны читтән генә күзәтергә туры киләчәк. Былтыр үзем җиңгән 90 килолы үлчәүдә фаворит дип Илнар Галимовны атый алам.
Узган елга нәтиҗә ясасак, төп вакыйга, әлбәттә, пандемияне үткәреп җибәрдек. Бер ай чамасы өйдә утырдык. Спортны онытып бетерә яздык. Шәхси тормышта бар да тәртиптә. Узган елгы Муса Җәлил турнирыннан соң өйләндем. Гаиләбез тулыланганны көтәбез. Эшкә килгәндә, Казанның 85 нче мәктәбендә физик культура укытам. Кызганыч, балалар арасында көрәшкә атлыгып торучылар күренми. Барысы да туп тибәргә ярата, аларга командалы уеннар кирәк.

Ранис Галимуллин, бәйгенең 3 мәртәбә җиңүчесе:
– Өметләр һәрвакытта да зур – җиңәргә исәп. Әзерлек яхшы. Өч җиңүнең өчесе дә истә, әлбәттә. 2014 елда Әлмәтнең үзендә батыр калдым! 2018 елда Биектау өчен бил алышып җиңдем. 2019 елда финалда оттырдым. Былтыр исә өченче мәртәбә батыр исемен алдым. Көндәшләр барысы да көчле. Берсен дә җиңел генә отып булмый. Барысы да әзер, профессионаллар кебек шөгыльләнәләр.
Бер ел эчендә әллә ни үзгәрешләр булмады. Гаиләдә бар да тәртиптә. Узган ел янә Татарстан Чемпионатын оттым, тәүге мәртәбә Россия чемпионы булу бәхете елмайды. Әле былтыргы ярышка кадәр үк Теләче районының Олы Мишә авыл җирлеген җитәкли башладым. Вакытыңны дөрес итеп бүлә белсәң, бар эшкә дә вакыт табарга була.


Фикер өстәү