Алексей Песошин Тукай районының уңышларына югары бәя бирде

Агросәнәгать комплексы өлкәсендә лидерлардан берсе. Тукай районы советы утырышында Премьер-министр Алексей Песошин районны шундый сүзләр белән мактап үтте.

Шул ук вакытта ул салым бурычын киметү һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар җитмәү проблемасын хәл кылу зарурлыгын күрсәтте.

Премьер-министр үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Тукай районында байтак кына уңай үзгәрешләр булган. Районның инвестицион мөмкинлекләре арткан. Аның территориясе аша федераль, төбәк, муниципаль әһәмияттәге автомобиль юллары, тимер юллар, төп газ һәм нефтьүткәргечләр уза. Район территориясендә урнашкан Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропорты бөтен Кама агломерациясенең һава капкасы булып тора.

Алексей Песошин районның агросәнәгать комплексындагы уңышларына аерым тукталды. Ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге рейтингында район икенче урынга чыккан. Күп кенә күрсәткечләр, әйтик, 1 гектар сөрүлек җиреннән алынган акчалата керем, 100 гектар басуга туры килә торган терлекчелек продукциясе буенча – беренче урында. Бер хезмәткәргә уртача эш хакы күләме буенча да Тукай районы – лидер, биредә ул 40465 сумны тәшкил итә.
Узган елда Тукай районының җирле тулай продуктында кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше 28,4 процент (бу күрсәткеч ягыннан районнар арасында – 21 урында) тәшкил иткән. Түбән күрсәткеч төбәкнең тулай продуктында зур сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең өлеше зур булуы белән аңлатыла. Аның каравы район 1 мең кешегә туры килә торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны ягыннан республикада икенче урында тора.

Премьер-министр тагын бер кимчелеккә күрсәтеп үтте. Узган ел йомгаклары буенча районда фәкыйрьлек дәрәҗәсе 13,2 процент күләмендә фаразланыла икән. Бу – республика күләмендәге уртача күрсәткечтән шактый ук зур (республикада – 7,4 процент). Район хакимиятенә халыкның керемен эзлекле төстә үстерү, хезмәт хакын МРОТтан ким түләү очракларына юл куймау, «соры» хезмәт базарын киметү эшен көчәйтергә кирәк, диде ул.

2020 елда, кыенлыкларга карамастан, сәламәтлек саклау оешмаларын төзү, реконструкцияләү, капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Республика клиник онкология диспансерының Чаллы филиалы бинасы төзелеп беткән. Биредә республиканың төньяк-көнчыгыш төбәгендәге 9 районда, шул исәптән Тукай районында яшәүчеләргә дә медицина ярдәме күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү