Владимир Чагин: “Безнең хаталарны кичермиләр”

Киләсе атнада тамашачыга «КАМАЗ-Мастер» командасы турында төшерелгән фильмны тәкъдим итәчәкләр. Ул 8 сериядән тора, өзеген күргән кешеләргә ошаган. Чын геройлар исә Министрлар Кабинетында журналистлар белән очрашты. Чаллы командасының җитәкчесе Владимир Чагин, бер ай элек узган «Дакар»да көндәшләрен янә артта калдырган Дмитрий Сотников, Антон Шибалов һәм Айрат Мәрдиев җиңү бәясе, ватанпәрвәрлек һәм оештыручыларның мөнәсәбәте турында сөйләде.

Билгеле булганча, «Дакар» ярышы инде икенче ел рәттән Согуд Гарәбстанында уза. Быелгысы 15 гыйнварда тәмамланды. Беренче өч урынны «КАМАЗ-Мастер» егетләре яулады. Финишка Дмитрий Сотников экипажы – беренче, Антон Шибаловныкы – икенче, Айрат Мәрдиев төркеме исә өченче булып килде. Бу – Чаллы егетләренең әлеге раллидагы 18 нче уңышы. Якташларыбызның җиңүе тамашачыга гадәти хәл булып тоелса да, катнашучылар алай уйламый. Владимир Чагин әйтүенчә, юл бик катлаулы булган. «Беренчедән комлыклар аша бару бик авыр. Икенчедән, Согуд Гарәбстанындагы кебек таш күргән юк иде. Пәке кебек инде менә! Аз гына ялгыштыңмы, тәгәрмәч тишелә. Димәк, артта каласың», – дип сөйләде команда җитәкчесе. Быелгы раллины «Формула-1» ярышлары белән чагыштыручылар да байтак булды. Моны узышчылар үзләре дә искә алды. Чакрымнарга сузылган дистанциядә секундлар санарга туры килгән. Ярышка чыккан 286 автомобильнең 193е генә финишка килеп җитә алган. 44 йөк машинасының бары 29ы гына дистанцияне тулысынча узган.
Үзе дә «Дакар»да 7 мәртәбә җиңү яулаган Чагин быелгы уңышның тагын бер ягына басым ясады. «Бүләкләү тантанасында Россия гимнын яңгырата алгач, бик сөендек. Сәясәт белән спорт кисешкән хәзерге вакытта бик мөһим бу. Россия әләме астында чыгыш ясадык, Татарстанда җитештерелгән машина белән җиңү яуладык», – диде ул. Бу урында «Ватаным Татарстан» газетасы вәкиле сорау бирде: команда республиканы таныту өчен ниләр эшли? «Безнең моннан 30 ел элек төзелгән командабыз «КамАЗ»ны таныту, аңа бөтен дөньяда реклама ясау, республиканы, илнең автмобиль сәнәгатен күрсәтү өчен корылды. Кая гына барсак та, команда, Россия, Татарстан белән кызыксынуларын тоеп торабыз. Белешәләр, сорашалар, сувенирлар алалар. Казанның Россиядәге спорт башкаласы икәнен инде хәзер күпләр белә. Шуңа өлеш кертә алуыбыз белән горурланабыз», – дип җавап бирде Владимир Чагин.
Горурлык димәктән, «Дакар» ярышлары җитте исә, халык узыш машинасы белән без юлларда күреп гадәтләнгән гадәти «КамАЗ» арасында уртаклык эзли башлый. Аермасы зурмы? Владимир Чагинга бу сорауны да бирдек. «Без КамАЗ конструкторлары белән бергә эшлибез. Шунсыз булмый. Җилнең кайсы яктан искәнен белеп торырга кирәк. Машина базарында зур көндәшлек хөкем сөрә. Узыш машинасына агрегат һәм детальләр сайлаганда, төп заводның кемнәр белән эшләгәненә игътибар итәбез. Төп шарт: узыш машинасы белән серия рәвешендә чыгарылган автомобиль арасында уртаклык зур булырга тиеш. Әлбәттә, техника бер-берсеннән аерыла. Ярышта ансыз була да алмый. Барысы да шулай эшли. Ярыш машинасы ике мәртәбә көчлерәк булырга тиеш. Икенче яктан, без узыш шартларында сынау да уздырабыз», – диде ул. Сүз уңаеннан, узган ел завод 36,5 мең йөк машинасы саткан. Шуның 15 проценты чит илләргә киткән.
Безнекеләр җиңүләренә сөенсә, аңлашыла инде, көндәшләр ничек тә киләсе ярышта алга чыгу турында хыяллана. Оештыручылар да шундыйрак фикердә. Алар өчен ел саен бер команданың алга чыгуы кызык түгел. «Ярышларның регламенты язылган кагыйдәләр китабы бар. Безнең егетләр аны ятлап бетерә. Ярышка чыкканчы, башта имтихан уздырабыз. Чөнки көндәшләрнең күп кенә хаталарын кичерәләр. Безгә андый мөмкинлек юк. Монысы да – көрәшнең бер өлеше. Җиңәбез, чөнки кагыйдә бозмыйбыз», – ди Владимир Чагин.
Киләсе атнада исә тамашачыга Чаллы командасы турында төшерелгән «Мастер» телесериалы тәкъдим ителәчәк. Башта ул интернет киңлекләрендә пәйда булса, соңрак НТВ каналы аша күрсәтелер дип көтелә.

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү