Түбән Кама мәчетләрендә азан әйтүчеләр исемлеге булдырылган

Түбән Каманың үзәк мәчетендә азан әйтергә өйрәнү курсы ачылган.

Элек-электән мөэзин (азан әйтүче) дәрәҗәле кеше булып саналган. Шул ук вакытта бик тә җаваплы вазыйфа бу. Һәр хәреф дөрес үз урынына куелып, азан барлык кагыйдәләргә туры китереп әйтелергә тиеш. Хәзер азанны микрофон аша әйткәч, ул еракларга тарала, димәк, күп кеше ишетә. Шуңа да мөэзиннең тавышы күңелгә ятышлы булу да әһәмияткә ия. Ә азан әйтергә теләүче аз түгел.

Түбән Каманың үзәк мәчендә азан әйтергә теләүчеләр өчен махсус курс оештырганнар. Анда кырыкка якын кеше укыган. Курсның беренче өлеше – теория, ягъни азанны барлык кагыйдәләргә туры китереп әйтергә өйрәнү, икенчесе – практика. Монысы азан әйткән вакытта хаталарны төзәтү мөмкинлеге. Курс тәмамлангач, Түбән Кама мәчетләрендә азан әйтүчеләр исемлеге булдырылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү