Айрат Гыйлаев: “Батыр исеме бүленми”

Татар көрәше дөньясында аны белмәгән кеше юк. Легендар батыр, “Ватаным Татарстан” газетасының Муса Җәлил бәйгесендә 12 мәртәбә җиңеп, рекорд куйган батыр. Сүзебез Чаллы көрәшчесе Айрат Гыйлаев турында. 10 тапкыр – Татарстан, 8 мәртәбә Россия чемпионы булган кеше белән җиңүнең кыйммәте, бүләкнең бәясе, көрәшнең кадере турында сөйләштек.

– Айрат абый, синең өчен көрәш нәрсә ул?

– Тормышны башлап җибәрергә зур терәк булды миңа көрәш. Спортта чыныккан характер авыр вакытларда дөрес юл сайларга ярдәм итә. Яшермим, финанс яктан да файдасын күрдем. Сәламәтлеккә, бер караганда зыян салса, икенче яктан, яшәргә көч-куәт бирә. Монысын бала чактан ук аңладым, авылда үскән малайлар бит без. Бер аягыма өч мәртәбә операция ясатсам да, шөкер, әлегә йөрибез бит. Көрәшне ник сайладым икән дип үкенгәнем булмады. Тормышны яңадан башлау мөмкинлеге булса, барыбер бил алыша башлар идем.

– Талантмы, әллә тырышлыкмы – келәмдә кайсы мөһимрәк?

– Икесе дә кирәк. Әмма талантның роле зуррактыр. Хәер, талант кына түгел, баш та кирәк. Җиңүнең 30 проценты зиһенгә бәйле. Көндәшне хәйләләп җиңәбез бит. Аллаһы Тәгалә биргән, әти-әнидән күчкән сыйфатлар бар икән, уңышка ирешүе җиңелрәк. Күз алдында үсеп, тырышлык белән чемпион булган егетләрне беләм. Актаныштан Илшат Сибгатуллин шундый егет иде. Безнең вакытта әле хәзерге кебек зурлап җыеннар уздырмыйлар: көндез килеп берүзе күнегүләр ясый, кичен тагын спорт залында. Тырышлыгы, үҗәтлеге белән зур дәрәҗәгә җитте. Таланты булып та, дөрес якка китмәгән егетләрне дә беләм. Һәркем юлын үзе сайлый.

– Ә үзең талантыңны тулысынча файдалана алдыңмы, җитәрлек тырыштыңмы?

– Шөкер итәм. Атказанган спорт остасы булу өчен билгеле бер санда җиңү кирәк. Җитә дигәндә генә, үзгәртеп куялар. Барыбер алдым. Башта 10 җиңү яуладым, аннары 20гә җиткердем. Туктармын дигән идем, уйладым да, әйттем үземә: Айрат көчең булганда 30га тутырып кара әле. Шулай итеп, берничә ел артыграк та көрәшеп атканмын (көлә). Мин 29 дип йөри идем, баксаң, җиңүләр 30га тулган икән инде. Татарча көрәштән тыш, грек-рим көрәшендә дә, билбаулы көрәштә дә спорт остасы булдым. Кызганыч, билбаулы көрәшкә соңрак килеп эләктем. Бәлки, анда уңышлар тагын да күбрәк булыр иде. Грек-рим көрәшенә килгәндә, танылган көрәш профессоры, ил җыелма командасының баш тренеры булган Геннадий Сапунов, минем белән кызыксынган булган икән. Үзенә чакырган. Анысын соңрак кына белдем. Вакытында барып эләксәм, бәлки, әле Олимпиадага да юл ачылар иде.

– Малай-шалай ни өчен көрәшне сайларга тиеш? Ничек кызыктырырга аларны?

– Ир-ат өчен кирәкле спорт төре бу. Дөресен әйткәндә, үземнең улым, Сабан туйларында бил алышып йөрсә дә, көрәш түгәрәгенә барып җитә алмады. Әйтәм бит, көрәш характерны чыныктыра. Көрәшче кешегә мөнәсәбәт тә башкача, хөрмәт итәләр. Без бит катлаулы 90нчы елларда үстек. Мәктәптә авыр хәлләр килеп чыкканын хәтерләмим. Көрәшчегә кем сүз әйтсен инде? Мәктәптә укыганда ук спорт остасы нормасын үтәдем. Шул чакларны искә алам да, аптырам куям: әле дә искән калганбыз икән. Хәзерге яшьләр бөтенләй башка шартларда үсә инде. Шулай да Чаллыда көрәшнең тагын күтәрелеп килгәнен күреп сөенәм. Элек районнардан килгән егетләр бил алыша иде. Хәзер үзебезнекеләр үсеп килә.

– Без бит көрәшне татарның горурланырлык сыйфатларының берсе дип телгә алабыз. Көрәшчеләр үзләре моны аңлыймы?

– Аңлый дип уйлыйм. Хәзер бит халыкара ярышлар да еш уза. Шәхсән үзем дөнья чемпионатында җиңгәч бик горурландым. Ул вакытта, хәтерлим, Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр иде. Тәбрикләп, бүләкләп кайтардылар. Хәзер егетләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлекләр тагын да зуррак.

– Бүләк димәктән, беренчесен хәтерлисеңме?

– Җырчы Салават абый Чаллыда берничә тапкыр үз турнирын уздырды. Шул бәйгегә мин дә килеп эләктем. 94-95 еллар дип хәтерлим: зурлар арасына кереп килгән вакытым әле. Көндәшләр көчле: чын “бүре”ләр инде. Башта мине кысып чыгардылар. Әмма ахыр чиктә башка көндәшләр дә белән дә бил алышырга ирек бирделәр. Өч төр буенча спорт остасы Василий Николаевны җиңеп, барыбер беренче урында калдым. Зур сәгать, телевизор бүләк иттеләр, кемдер зажигалкасын чыгарып, кулга тоттырды. Туганыбыз Ильяс абый сөенеченнән алтын сәгатен салып бирде. Шуннан соң мине Муса Җәлил турнирына алып киттеләр. Беренчесендә үк җиңүче булдым.

– 1995 ел бу. Икенче җиңүне 4 ел көтәргә туры килгән.

– Әйе, сабыр итәргә туры килде. Беренчесендә беркем белмәгәч, көндәшләр артык зур игътибар бирмгәндер инде. Аннары барам, артыгын дулкынланып эчтән янам да, килеп чыкмый. Хәер, анысы да тәҗрибә булды.

– Аннары машиналар ала башладың…

– Бүләк алу бик күңелле вакыйга. Әмма көрәшкәндә янымда машина торса да, аның хакында уйларга тырышмадым. Башта җиңү кирәк. Бүләге соңрак була, анысы күңелне тагын да ныграк күтәрә. Көрәшче бүләк өчен көрәшергә тиеш түгел. Булсын, кирәк ул, хәзерге тормышта бигрәк тә. Малайларга ярдәм булса, сөенәм генә. Әмма көрәшче келәмгә чыкканчы ук акча турында уйласа, дөрес түгел. Максат җиңү булырга тиеш. Егетләрнең акча бүлешүләре ошап бетми, бер караганда. Тик уйлап утыра торгач шундый нәтиҗәгә киләм: ярый бүлешсеннәр дә ди, анысы бит аларның үз эше. Әмма келәмгә чыгып чын-чынлап, егетләрчә көрәшсен алар. Әле бит тамашачы бар. Аның өчен көрәшәсең бит. Шуны онытмасыннар иде.

– Бүләкне бүләргә була, батыр исемен юк, шулаймы?

– Нәкъ шулай.

– Көрәшнең кадерен беләбезме, Айрат абый?

– Үз көрәшебезне югалтмасак иде. Егетләр киеп чыккан формага да, кагыйдәләргә дә кагыла бу. Бик еш бутыйлар ул кагыйдәләрне. Күтәреп атучылар кайда? Бөтерәләр дә куялар, аннары шуны санап утыралар. Татар көрәше бит инде ул гомергә күтәреп китеп, атып бәрә торган спорт төре. Һәрхәлдә, безнең вакытта шулай иде. Көрәшчеләрне дә аңлыйм, әгәр кагыйдә мөмкинлек бирә икән, ник артыгын тырышсын ул.

– Муса Җәлил турниры синең өчен нәрсә ул?

– Иң яраткан ярышым, иң зур турнир ул минем өчен. Гәрчә, хәзер дөнья чемпионатлары узса да. Миңа һәрвакыт уңыш елмайды бу ярышта. Бәлки, әзерлек яхшырак булгандыр. Көзге ярышларга килгәндә җәйге ялдан соң әзерлек җитмәгән, күрәсең. Ә Җәлил турнирында исә бар көчемне күрсәтергә тырыша идем. Кайсы җиңү истә калды дигәндә, әлбәттә, беренчесен онытып булмый. Тагын берсен яхшы хәтерлим әле. Анысы ахырга таба булды. Бер атна кала Азнакайда билбаулы көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Йә әйтегез, кем инде Җәлил турнирына бер атна кала зур ярыш оештыра? Кыскасы, Азнакайдан грипп эләктереп кайттым. Гомергә ятып авырган иде. Монысында ике көн юрган астыннан чыга алмадым. Ә көрәшергә кирәк. Тегеләй итеп, болай итеп, ничек тә аякка басарга, келәмгә чыгарга туры килде. Ничек отып чыкканмындыр – әле дә аңлый алмыйм.

– Айдар Хәйретдинов белән көрәшкәнең әле дә истә.

– Айдар Хәйретдинов, җиңелрәк авырлыкта булса да, җитди көндәш иде. Әле күптән түгел безнең Айдар белән бер алышны интернетка куйганнар. Нинди көрәш булган ул, ә?! Яшь егетләр гаҗәпләнә инде. Рәхәтләнеп бил алышканбыз: ачык көрәш! Хәзер бит яшьләр билдән дә тоттырмаска тырыша. Рөстәм Мухамов белән нык көрәшә идек. Минем авырлык үлчәвендә исә ахырга таба җиңүче булырлык 10лап егет җыелды. Шәп вакытлар иде.

– Ярышларга еш йөрисеңме?

– Якын тирәдә булганда йөрергә тырыша идек. Соңгы арада бик чыга алмадык. Сәбәбен беләсез. Якыннарым, бигрәк тә әнием өчен борчылам. Минзәләгә исә бармыйча булмас.

Әңгәмәдәш – Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү