Казан Кремле вакцинага каршы булучыларга карата фикерен әйтте

Вакцина ясатыргамы-юкмы — һәркем үзе хәл итә. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифинг вакытында прививкаларга каршы булучыларга карата шулай дип белдерде.

Шушы көннәрдә Татарстанның Иҗтимагый палатасында коронавируска каршы вакцинага бәйле белгечләр белән бергәлектә сөйләшү узган иде. Вакцинациягә каршы булучылар очрашу барышында шау-шу куптарган иде.

— Һәр кешенең хокукы бар, вакцина кадатыргамы, юкмы — кеше үзе хәл итә. Вакцинага каршы булучылар белән көрәшергә кирәкми, шулай ук аларның да хәзерге вазгыять белән көрәшергә тырышулары да урынсыз. Алар прививка ясатырга теләми икән, ясатмасыннар. Аңлы җәмгыятьтә яшибез бит инде. Имбирь белән генә дәваланырга киңәш итү дөрес түгел. Бер генә халыкара дәрәҗәдәге табибтан да әле мондый киңәш ишеткән юк. Бу вазгыятьтә фәнни, дәлилле фикерләргә колак салу дөресрәк, — дип шәрехләде Лилия Галимова.


Фикер өстәү