Хата тапсаң, бүләк бирәләр

Татарстанда ике телдә язылган элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча бәйге башланды. Анда ничек катнашасы? Нәтиҗәсе булырмы? Бу хакта матбугат очрашуында сөйләделәр.

Республика халкы элмә такталарда, топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында татарча язулардагы хаталар проблемасына битараф булмаска тиеш. Бәйге әнә шул максаттан Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстандагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил башлангычы белән оештырылган. Ул 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

– Соңгы арада республикада телләр мәсьәләсен хәл итүнең яңа юлларына игътибар бирелә. Тел сәясәтенең аеруча җитди ягы – телнең гамәли кулланылышы бар бит. Шушы гамәли кулланылышның бер ысулы – ике телдә дә камил язылган элмә такталар. Аларга, ягъни язма мәгълүматка игътибар арту аңлашыла: без көн саен күрә торган мәгълүмат, телнең визуаль чагылышы аша аның бүгенге хәлен, җәмәгатьчелектәге ролен бәяли алабыз, – дип сөйләде Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин. – Безнең өчен әлеге бәйге яңалык булмады, чөнки элмә такталардагы язмаларны тикшерү, бәя бирүгә нәкъ безнең институт  җаваплы иде. Инде алты меңнән артык хатаның очына чыгарга өлгердек без.

Бәйге турында Татарстан районнары да хәбәрдар: алардагы проблемалар хәл ителеп кенә калмыйча, киләчәктә мондый хаталарны булдырмау өчен тәрҗемәчеләрне дә укытмакчы булалар.

 

Кем төзәтәчәк?

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында теркәлгән мөрәҗәгатьләр хата җибәргән оешманың үзенә җибәреләчәк. Ә оешмалар, үз чиратында, җиңел генә котыла алмаячак.

– Хаталар төзәтелгәнче, мөрәҗәгать мәгълүмат системасыннан алынмаячак. Без аларның һәрберсен контрольдә тотарга җыенабыз, – диде «Халык контроле» Татарстан дәүләт системасының «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясен алып бару өчен җаваплы Рифат Мирхаев.

Бәйгедә катнашу өчен:

  1. Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки «Халык контроле» мобиль кушымтасыннан файдаланырга.

  2. «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясен сайлап, хаталы элмә тактаның фотосурәтен кертергә, аның адресын, хатасын күрсәтергә.

  3. Үзең турында мәгълүмат (телефон номеры һәм почта адресы) калдырырга.

  4. Дәүләт хезмәтләре порталы яки «Халык контроле» аша эшли алмаучыларга фото һәм хата турындагы тулы мәгълүматны Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына да җибәрергә мөмкин.

Иң игътибарлы һәм актив 10 катнашучы диплом һәм кыйммәтле бүләккә ия булачак.

Лилия Гыймазова

Фото: bugaga.ru


Фикер өстәү