Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин: «Мәктәп үз вазыйфаларын үтәргә тиеш»

Әгәр бала мәктәптә бары җыр, бию белән генә мавыга  икән, ул белемсез калырга мөмкин. Бер чарада катнашмыйча,гел укып кына утырса да, рухи яктан үсә алмаячак. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә газета укучыларыбыз белән уздырган «туры элемтә»дә әнә шулай дип белдерде. Укучыларыбыздан «ВКонтакте» һәм Инстаграм челтәрендәге сәхифәләребезгә килгән, телефоннан кабул ителгән сорауларга (ә алар бик күп булды) җавапларны газетабызда бирә башлыйбыз.

– Илсур Гәрәевич, соңгы елларда укытучыны  белем бирүче һәм  укучыларны имтиханнарга яхшы итеп әзерләүче буларак  күз алдына китерә башладык.  Тәрбияче роле югалып бара. Уку йортына иң беренче чиратта, тәрбия эшенең куелышы, укучыларның тормышта үз урынын табуына карап бәя бирергә кирәк. Соңгы вакытта Россия Мәгърифәт министрлыгы мәктәп директорларына ярдәмгә киңәшчеләр, политолог, стратеглар билгеләргә җыена. Моны укытучының үз бурычларын үти алмавы дип кабул итәм. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

Илдус Сәгъдиев, мәгариф ветераны, пенсиядәге укытучы.

Арча районы

 –         Илдус абыйны без күптән беләбез. Ул – гомер буе Арча педагогия көллиятендә укытучыларны әзерләп, мәктәпләргә тараткан, аларны контрольдә тоткан укытучы. Пенсия яшендә булса да, үз фикерен  әле дә саллы итеп җиткерә, үтемле итеп әйтә белә.

Укытучы – һәр чор өчен белем һәм тәрбия чыганагы. Бу вәкаләтне беркем дә алып ата, үзгәртә алмый.Заман, глобальләшү, дөньяви фикер үзгәрү белән балаларны тәрбияләүгә булган таләпләр дә үзгәрә. Хәзер баланы гаилә һәм мәктәп кенә түгел, бәлки зәңгәр экраннар, интернет та тәрбияли. Кызганыч, бу «тәрбия» күп очракта тискәре төсмер ала. Шул сәбәпле, уку йортларында тәрбиягә игътибар арта икән, моның өчен өстәмә штатлар булдырыла икән – бары тик хупларга гына. РФ Мәгариф министрлыгыныңтәҗрибә формасында директорларга ярдәмчеләр билгеләү турында карарыурынлы һәм без аны үтәячәкбез.

Тәрбия мәсьәләсендә сыйныф җитәкчесенең өлеше гаятъзур. Ул –әти-әни дә, психолог та,  дус-иптәш, киңәшче дә.

БДИ, ТДИ (ОГЭ), бөтенроссия тикшерү эшләрендә (ВПР) саннар артыннан куып, тәрбияне онытырга һич ярамый. Белем һәм тәрбия аерылгысыз, бербөтен.

 

– Илсур әфәнде, сез шәхсән үзегез, әти буларак, киләчәктә татар телен үстерү чараларыннан канәгатьме? Шулай ук, 200 миллион сум бюджет акчасын бүләкләргә сарыф итеп, татар теле күпмегә алга китәр, дип фаразлый аласыз? Аяныч хәлгә төшерелгән татар телен үргә күтәрү түгел, бүгенге хәлдә тоту өчен, җиң сызганып, мәктәпләрдә балалар белән эшләү урынына конкурслар, бәйрәмнәр уздырып, балаларның татар теленә карашын үзгәртә алабызмы?

Римир Сәлимгәрәев. Казан

– Телебезне саклау, үстерү өчен иң беренче чиратта тел мохитен булдыру, телебезгә булган кызыксынуны, аңа булган ихтыяҗны, аның газизлеген аңлату, ишеттерү зарур.

Бу – комплекслы эш, һәм ул бердәм алып барылырга тиеш. Кемнедер гаепләү – иң җиңеле.

Баланың теле гаиләдә ачыла, яңгыраш таба. Әгәр гаиләдә әти-әни бала белән бары тик туган телдә аралаша икән, туган телдә әкиятләр укый, уеннар уйный, җыр-музыка тыңлый икән – димәк телгә хөрмәт була дигән сүз. Тик ни кызганыч, күпләребез әти-әнинең бу мөһим вазыйфасына салкын карый….

«Балабыз бакчага, мәктәпкә баргач, татар телен онытты, татарча сөйләшмиләр» дигән дәгъваларны күп ишетәбез. Нишләп оныталар икән соң алар? Әйе, мин – әти кеше, балаларым да Казан мәктәпләрендә укыды, әмма гаиләбездә бары тик туган тел яңгырый…

Балалар бакчаларында да төрле төркемнәр бар. Төркемне әти-әни сайлый. Без электрон теркәлү системасында бакчанытәрбия теленә карап сайлап алу мөмкинлеген булдырдык. Балалар бакчаларында туган телдә тәрбия бирү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Сәбәпләр бер генә төрле түгел: гаеп атта да, тәртәдә дә бар.Гел мәктәпне, бакчаны гына гаепләү дөрес түгел.

Милионнарга килгәндә, сез нинди суммалар турында әйтәсездер, әмма Президент каршында оешкан Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә, Президентыбыз карары белән милли балалар бакчаларының һәм мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытуга, аларның көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру максатыннан, шактый гына җиһазлар, интерактив такталар, уку әсбаплары кайтарылды. Әлеге уку йортларын төзекләндерү буенча сөйләшүләр алып барыла.

Рәхмәт Президентыбызга, бу мәсьәлә белән шөгыльләнгән кешеләргә.

Конкурс, фестивальләргә килгәндә, алар да кирәк, әмма чама булырга тиеш. Әгәр бала җыр-моң аша телебезгә килә икән, биюләр милләтебезгә кызыксыну уята икән – бу бик яхшы. Бала бер чарада катнашмаса, аралашмаса, җырын белмәсә, татар мохитендә тәрбияләнмәсә, музейга бармаса, театрны күрмәсә, аның бер  ягы китек була. Һәр нәрсәнең – үз урыны, үз вакыты.

Шуңа күрә  барысы да комплекста карарга кирәк. Белем дә, тәрбия дә. Туган телдә белем һәм тәрбия алу, туган телләрне өйрәнү өчен шартлар тудыру – безнең беренчел максатыбыз. Һәм без бу юнәлештә эшлибез дә. Билгеле, эшләп бетермәгән эшләребез дә бардыр. Әмма максатлар бер, юллар бердәм булырга тиеш. Туган телебездә белем һәм тәрбия  әти-әниләрнең теләге нигезендә тормышка ашырыла.  Милли үзаңны үстерергә, татарча күбрәк сөйләшергә кирәк. Бер-беребезне гаепләүдән бернинди файда да юк. Бу очракта без упкынга да төшмибез, күтәрелеп тә китә алмыйбыз, гел шул урталыкта  кайнап  торачакбыз. Кулга-кул тотынып, ныклы адымнар белән барырга кирәк.

– Мәктәпләр биш көнлек укытуга күчәргә җыенмыймы?

  Лилия. Казан

 –         Бу – уку йортларының вәкаләтендә. «Биш көнлек укуга күчәргә!» дигән карар кабул итә алмыйбыз. Бездә фәннәрне тирәнтен өйрәнүче, төрле профильдә белем бирүче уку йортлары, мәктәпләрдә шундый ук сыйныфлар бар. Мәктәпләр, балаларның мөмкинлегеннәнһәм теләкләреннән чыгып, мәгариф траекториясен төзергә тиеш. Әти-әниләрдән дә таләпләр зур. Әмма вакыт төшенчәсе чикле. Биш көндә ничек өлгерәләр соң? Башлангыч сыйныфларда атнага 23–25, башка сыйныфларда 36–38 сәгать дәрес каралган. Шимбә көн дәресләрен башка көнгә күчереп булмый. Артыгын куярга ярамый, СанПиН нормалары бар. Ә менә 1 нче сыйныфлар биш көн укый.

Ял көннәрендә бала белән була алмыйбыз дигән әти-әниләрне яхшы аңлыйбыз. Аларның да балалары белән бергәләп ял итәселәре килә. Араларында биш көнлек укуны шимбә көнне өйдә булып, йоклап калыр өчен кирәксенүчеләре дә бар. Кызганыч, балага игътибар булмаган гаиләләр дә күп. Бу очракта  бала –мәктәптә укытучылар күзәтүендә, тамаклары да тук.

Югары сыйныфларда биш көнлекне үзебез дә хупламыйбыз. Чөнки, алда әйткәнемчә, фәннәрне тирәнтен үзләштерү өчен биш көн җитми. Искәртәм: әгәр мәктәп тели икән, күчә ала. Әмма «Таләпләрне үтәп бетерә аласызмы?» дигән сораулар да булачак.

 

– Татар телен белүче логопедлар, кирәкле әсбаплар юк. Алар балаларның телен русча ача. Татар мәктәпләре, бакчалары өчен әлеге белгечләрне булдырсагыз иде.

    Илсөя Әхмәтгалиева, «Татарстан ата-аналары төркеме» координаторы.

 

– Логопед, дефектологлар мәсьәләсе – җиңел сорау түгел. Кызганыч, алар барлык мәктәпләрдә дә юк. Республикада 53 дәүләт коррекция мәктәбе бар. Күп төбәкләрдә алар ябылды, бездә сакланып калды. Анда бу белгечләр буенча проблемалар юк.

Бакчаларда  татар төркемнәрендә логопедлар татарча белергә тиеш. Кадрлар белән тәэмин итү – бакча мөдирләренең бурычы. Әсбаплар юк дип әйтү белән килешеп бетә алмыйм, алар бар, әмма яңарту өстендә эшләргә кирәк, бу планга кергән. Кадрлар белән тәэмин ителешне тагын бер кат өйрәнербез.

Татар әти-әниләре төркеменнән дә активлык сорар идем. Кайсы татар балалар бакчаларына карата сораулар бар, кайда телебезгә салкын караш – гомуми фактлар түгел, ә бәлки төгәл, адреслы мәгълүмат бирсәгез иде.

 

– Мәктәпләргә ислам дине дәресләрен кайтару мөмкинме? Православ тәрбия күпчелек дәреслекләргә даими кертелгән, институтларның эш планына кергән.

Илсөя Әхмәтгалиева. Казан

 

–         Уку йортларының 4 нче сыйныфларында «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» фәне һәм 5 нче сыйныфта «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре»фәне дәресләре  бар. Мәктәпләрдә диннәр укыту канун буенча каралмаган. Республикабызда бу мөмкин дә түгел. Без – күпмилләтле, күпконфессияле төбәк. Максатыбыз – балаларда бер-берсенә карата хөрмәт, үзара аңлашып яшәү сәясәтен булдыру. Моның өчен төрле халыкларның тарихын, мәдәниятен, традицияләрен белү, бер-береңне хөрмәт итү кирәк. Ә дини белем махсус уку йортларында бирелергә тиеш. Бу – бик нечкәмәсьәлә һәм һәр кешенең шәхси эше.

– Ни өчен мәктәпләрдә сайлау мөмкинлеге калдырмыйча, икенче  чит тел кертелде?Улыбыз  испан телен өйрәнә, ә без төрекчә яки гарәпчә өйрәнергә теләгән идек.

Миләүшә Шәрәфетдинова

 

–2012 елның 29 декабрендә гамәлгә кергән «Мәгариф турында»гыРФЗаконына үзгәрешләр гел кертелеп тора. Анда мәктәпнең вазыйфасы, бурычлары, Мәгариф министрлыгы вәкаләтләре –барысы аңлатылган.  Укыту программасын, уку планын мәгариф турындагы канун һәм белем бирүнең федераль стандартлары кысаларында  кабул итү, раслау һәм тормышка ашыру – уку йортының вәкаләте.

Канун буенча, башка инстанцияләрнең, шул исәптән Министрлыкның бу очракта күрсәтмә бирергә вәкаләте юк.

Туган телдә белем алу, туган телне өйрәнү – әти-әниләрнең гаризасы, чит тел исә әти-әниләр, укытучылар, балаларның тәкъдимнәре һәм уку йортының мөмкинлекләрен исәпкә алып билгеләнә.  Моның өчен фәнне укытуга хокуклы укытучы, тулы канлы дәреслекләр булу зарур.

Икенче чит теле  әлегә мәҗбүрифән түгел. Аны фән буларак кертү, кайсы телне өйрәтү – мәктәп вәкаләте.

– Мәктәпләрдә кесә телефоннарын чикләп булмыймы?

Галләмова

 

–         Бу – катлаулы проблема. 2019 елда Россия Мәгариф министрлыгының мәктәпләрдә кесә телефоннарыннан кулланмаска дигән тәкъдиме чыкты. Моның өчен бөтен телефонны җыеп алу өчен махсус урын кирәк. Әгәр баланың телефоны югала икән, аның өчен кем җавап бирә? Саклаучы куеп булмый. Гардеробчы, вахтада торучылар болай да барлык баланы кертеп, чыгарып, һәрберсенә җавап биреп тора. Сыйныфларда тавышын кысып, бер тартма куеп, шунда җыярга мөмкин. Тагын шәхси милек өчен җаваплылык барлыкка килә. Бу бит сыйныф җитәкчесеннән, мәктәп җитәкчесеннән тора. Дәрестә телефонда уйнап утыру – ваемсызлык дигән сүз.  Авторитетлы укытучы күз белән генә идарә итә, аның һәр балага шелтә биреп утырырга вакыты  да юк. Укытучы үзе дә телефонны өстәленнән читтә тотарга тиеш. Аның  да бу мәсьәләдә үрнәк булуы кирәк.

 

– Мәктәпләрдә политинформация дәресләрен кире кайтару турында сүз бара, дөрес аңлаган булсам, балалар белән, шул исәптән, сәясәт һәм митинглар турында да сөйләшергә тиеш булачаклар. Моның максаты аңлашыла, ләкин бу Конституциягә каршы килмиме? Политинформация дәресләре кертеләчәкме?

Айсылу. Казан

 

–         Хәтеремдә, элек концертлар алдыннан халык алдына чыгып, клубта укытучылар агитпропаганда алып бара иде. Халык шуны игътибар белән тыңлап утыра иде. Моның бернинди начарлыгын да күрмим. Яңа СанПиН кагыйдәләре буенча иртән 15 минут алдан килеп тә дәрес уздырырга ярамый, уку беткәч тә алып  калырга ярамый. Политинфомация дип зур итеп  әйтмәсәк тә, сыйныф җитәкчесенең җәмгыять, аның үсеше, илдә барган сәясәт турында аңлатуы кирәк.

 

– Илсур әфәнде, без өйдә татарча сөйләшәбез. Мәктәптә барысы да русча. Мин балаларга, татарча сөйләшегез, дип гел кисәтү ясап торам. Монда мәктәпнең дә роле зур. Мәктәпләрдә берничә гуманитар фәнне булса да татарча укытып булмыймы?

Алсу  Акмалова

 

– Сезнең фикер дөрес. Мәктәп үз вазыйфаларын үтәргә тиеш. Казанда гына да 39 татар мәктәбе һәм гимназиясе  бар. Республика буенча гимназияләр – 41.  Әлеге уку йортлары алдына туган телдә белем бирү максаты куелган. Моның өчен республикада шартлар да тудырылган. Кадрлар әзерләнә, дәреслекләр нәшер ителә, төп дәүләт имтиханын 8 фәннән татар телендә бирү мөмкинлеге бар. Әмма, әйткәнемчә, белем алу телен әти-әни гаризасы билгели. Күпчелек мәктәп җитәкчеләре нәкъ менә шуны күрсәтә дә. Әти-әниләр үзләре математика, башка төп фәннәрне русча укытуны сорый. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыбыз туган телдә иркен аралашсын, фикерләсен, телебез фән теле булараксаклансын өчен, мәдәни үсешкә ирешсен өчен, балаларыбызның туган телдә белем алуы бик тә зарур.  Шуны онытмасак иде.

Гаиләдә  татарча аралашуны күз карасыдай саклагыз.  Татар моңы, татар рухы, милли үзаң – бу изге төшенчәләр асылын югалтмасын иде.  Катлаулы проблема бу, төгәл  рецепт юк. Чын татар авылларында да  капка төбендә  балаларның русча сөйләшүен күрү аяныч. Әти-әниләр, тыныч кына утырсын дип, 3 яшьлек баланың кулына телефон тоттыралар. Балаларны бүлмәгә ябып, һәркем үз эше белән шөгыльләнсә, тәрбияләп булмый. Бездә тәүлек буе эшләүче «Шаян» каналы бар. Үзебез дә рәхәтләнеп карыйбыз. Сезнең борчылып шалтыратуыгызга шатбыз. Без бергә эшләргә тиеш.  Мондый карашлы ханымнар күбрәк булсын иде.

 

– Туклану департаментыннан килгән ризыклар салкын: дөге ярмалары пешеп бетмәгән,  бәрәңгеләре каты. Департамент белән эшләү ничек каралган?

Зөһрә. Казан

 

–         Без мәктәпләргә еш барабыз, тикшерәбез. Ризык суына икән, табынны алдан кормаска кирәк. Пандемия вакытында укучыларны графиклап ашаталар. Шуңа күрә сораулар күп. Дөге пешмәгән, бәрәңге каты… Һәр кимчелек буенча аерым эшлибез. Депутатлар, Иҗтимагый палата вәкилләре дә мәктәпләргә чыгып, туклану мәсьәләсен карады. Министрлык бер генә мөрәҗәгатьне дә битараф калдырмый. Башлангыч сыйныфта гына да 210 меңгә якын бала бушлай туклана. Пешекчеләргә һәйкәл куярга кирәк. Алар эшкә иртән сәгать 5тә килеп, көн буе балаларны ашата. Департамент яхшы эшли, районнарга да чыгалар, кимчелекләргә бармак аша гына карамыйлар. Мәктәпләрдә ресторан кебек сайлап алу мөмкинлеге бар. Без  баллы чәй белән печеньега да риза идек. Хәзер алай була алмый, укучыларның туклануына бик нык игътибар бирелә.

 

– «Авыл укытучысы» программасы ничек тормышка ашырыла, тагын нинди ярдәм каралган?

Рөстәм Ибраһимов

 

– Быелгы уку елында «Авыл укытучысы» программасы буенча 13 укытучы авыл мәктәпләренә эшкә кайтты. Аларга берәр миллион сум акча бирелде.  Яшь укытучыларга өч ел дәвамында 1111 сум акча түләнә.  Мәктәпләрдә уртача хезмәт хакы – 34 мең сум.Дөрес аңлагыз: бөтен кешенеке дә алай түгел. Моңа стаж да,  квалификация дә,  нәтиҗәләр дә керә. Социаль ипотека программасы эшли. Шулай ук кайбер  районнарда фатир өчен түләүчеләр дә бар. Әллә ни зур аерма юк.

 

– 2010 елдан бирле оныгым ятим. Фатирга чиратта торабыз. Оныгыбыз училищены бетерде. Һаман да фатир бирмиләр. Зинһар булышыгыз!

Мөнирә әби. Чаллы

–         Бу мәсьәләне контрольгә алырмын. Узган ел ятим балаларга республикада 600 фатир бирелде. Быел 636 планлаштырылган. Телефоныгызны алдым, министрлык белгечләре сезнең белән элемтәгә чыгар.

 

– Көектә мәктәп яшендәге 800 бала бар.  Мәктәп булмагач, 1 нче сыйныфта укый торган балабыз Башкортстанда укырга мәҗбүр. Олысы Казанга йөри, төпчеге кечкенә әле. Питрәч районына шалтыратып, мәктәп төзелүне  белешкәч, 2023 елга финанс чаралары каралмаган, диделәр.  Мәктәп быел ук кирәк. Кайчан төзелер икән?

Зәринә Гайнетдинова. Питрәч районы, Көек авылы

–  Быел ук төзеп куеп куя алмыйбыз. Зур мәктәпне тиз генә сафка бастырып булмый. Ул программага кертелергә тиеш. Анда безнең 1224 укучыга исәпләгән зур мәктәп төзеләчәк. Бу проблеманы беләбез. Балаларга тукталышларда торырга, Казан мәктәпләренә йөрергә туры килә. Президент тарафыннан йөкләмә бирелде. Без бу эш белән шөгыльләнәбез. Әлегә проектлар эшләнеп бетү алдында, программага кертеләчәк. Быелгы уку елында ук булмаса да, киләсесендә мәктәп булыр дип өметләнәнбез.

 

– Бу көннәрдә мәктәпләрдә ничә ноутбук, компьютерыгыз бар дип кызыксыналар. Әллә кабат онлайн укырга күчәбезме? Читтән торып уку планлаштырылмыймы?

Сания. Балтач

–         Читтән торып укуга күчү планлаштырылмый. Без  яз көне онлайн укытуның уңай һәм тискәре якларын да күрдек. Иң мөһиме: укытучы укучылар  белән  күзгә-күз карап сөйләшеп, дәрес алып барырга тиеш. Бу – иң яхшы ысул. Беренчедән,  мәктәптә бала күзәтү астында булачак, кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Башлангыч сыйныф укучыларына дәрес әзерләргә булышалар. Әти-әниләр эштә, бала компьютер алдында утырмый. 1 нче сыйныфларга – 20 минут, 2–4 сыйныфларга– 25,  5 нче сыйныфтан –30, аннан 35 минут утырырга гына рөхсәт ителә. Бу  – көнлек норма. Ә безнең балалар күпме утыра? Сәламәтлекләренә күпме зыян килә. Мәктәп укытучыларына да, әти-әниләргә дә эшне катлауландырмас өчен, без онлайн укуга күчәргә җыенмыйбыз. Әгәр ничә ноутбугыгыз барлыгын сорашканнар икән, бәлкем, ярдәм итәргә теләүчеләр бардыр. Безнең бит социаль партнерлар, иҗтимагый оешмалар бар.

 

– Татар теленнән БДИ биргән укучыга өстәмә 10–15 балл ясагызчы, ичмаса бер этәргеч  иде булыр иде.

Фирдәвес Галиева. Чирмешән районы, Урман асты Үтәмеш авылы

 

–         БДИ рус телендә генә бирелә.  Әйе, теләк буенча бала татар теленнән дә бердәм республика имтиханын бирә ала. Бу очракта өстәмә балл бирү мәсьәләсе күтәрелде. Моның өчен  Татар конгрессы да борчыла, Президент каршындагы Туган  телләрне саклау комиссиясе җитәкчесе  Марат Әхмәтовның да  үтенече бар. Без бу үтенечләрне Ректорлар советына да  тапшырдык. Килешәм, укырга кергәндә өстәмә балл алу татар телен тирәнтен өйрәнүгә бер этәргеч булыр иде. Канун буенча өстәмә баллар кую буенча карарны югары уку йорты үзе кабул итә. Ел ахырына кадәр стимуллаштыру ысулларын уйларбыз  дип өметләнәм.

 

– Милли университет ачу перспективалары нинди? Татарча укуны дәвам иттерү мөмкинлеге ни дәрәҗәдә?

Миләүшә Шәрәфетдинова

 

–Казан (Идел буе) федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Югары милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе базасында Президентыбыз карары белән Татарстан Республикасы бюджеты хисабына милли кадрларны максатчан әзерләү оештырылды. Бүген ул базада 368 студент белем ала.Анда икетелле, күптелле мәктәпләр өчен укытучылар әзерләнә. Алар имтиханнарын  уңышлы тапшырган очракта  15 мең сум стипендия ала, максатчан эшкә урнаштырыла. Бу – беренче адым.

 

– Ике студент балам бар. Берсе – Мәскәүдә, икенчесе Казан вузында белем ала. Икесе дә яхшы укый. Стипендияләр арасында аерма бик зур. Мәскәүдә юл  акчасы да кайтарыла. Казанда юл билетын хәтта арзанрак бәягә дә алып булмый. Ни өчен шулай?

Эльмира. Казан

 

– Бу – чыгым сорый торган проблема. Компенсация бирү буенча һәр уку йорты үзе карар кабул итә. Моның буенча бернинди федераль закон да юк. Моны эшләп буламы, юкмы –төгәл  җавап бирербез.

 

– Проект эшләтеп, балаларның башын катыралар. Нигә кирәк ул? Әле кулдан гына түгел, принтердан чыгарырга кушалар. Өй эшләрен азрак бирегез әле, күбрәк дәрестә эшләтергә кирәк.

Алмаз

 

– Проектлар бар, алар булырга тиеш. Тик моның чамасын белү кирәк. Әгәр мәктәптә укытмыйча, өй эшен күп биреп, башлангыч сыйныф баласы төнге сәгать 12гә кадәр проект эшләп, дәрес әзерләп утыра икән, бу – гаделсезлек. Без бу хакта гел искәртеп торабыз. Өй эшенең күләме билгеләгән. Һәр укытучының дәресенә кереп тикшереп йөрү мөмкинлегебез юк. Бу мәсьәләләрне мәктәп җитәкчелеге контрольдә тотарга тиеш. Һәр укытучы үз фәнен яратырга, аны җиткерергә тиеш. Әти-әнинең дә нәфрәте уянырлык булмасын иде.

 

– Дәреслекләрдәге мәсьәләләрне сүзен сүзгә тәрҗемә итәләр, «чыктымаркылы күпер»не хәтерләтә. Аның мәгънәсен тәрҗемә итәргә кирәк, шул вакыта гына балага аңлаешлы булачак.

Әминә Вәлиәхмәтова

 

–Татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләргә килгәндә, эчтәлек Казан федераль университеты, югары уку йортлары, Фәннәр академиясе хезмәткәрләре трафыннан тәрҗемә ителә, экспертиза уза һәм Татарстан китап нәшрияты тарафыннан бастырыла. Сезнең тәкъдим, һичшиксез, игътибарга алыначак.

 

 – Социаль челтәрләрдә сәхифәгез бармы?

Динә

 

– Бернинди сәхифәм дә юк. Монда бардым, шуннан чыктым, дип сөйләргә яратмыйм. Мәгариф министрлыгының сайты, аккаунтыбыз бар. Матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәммәтованы беләләр. Сорауларны  аңа да калдырырга була.

 

Сәрия Мифтахова әзерләде

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Дәвамы киләсе саннарда


Фикер өстәү