Татар йогынтысы

 Кайберәүләр татарларны вәхши, тик башкаларны талап яшәгән халык кына итеп күрсәтмәкче булалар. Ләкин  бу уйдырма һичнинди дөреслеккә дә туры килми. Алар һун чорларында ук иген иккәннәр, яшелчә үстергәннәр.  Алай гына да түгел, шушы өлкәдәге тәҗрибәләрен Европага китереп җиткергәннәр.   Хәтта андагы халыкларны кәбестә тозларга да өйрәткәннәр. Алар Европа халыкларыннан күпкә алданрак тимер кою һөнәрен үзләштергәннәр. Болгар чорында җир эшкәртү, барлык уңайлыклары булган шәһәрләр төзү мисалларын тудырганнар. Шул чорда аларның Идел буенда 150дән артык шәһәрләре барлыкка килгән.

Татарлар һәрвакыт үз күршеләренә ярдәм кулы суза килгәннәр. Аларның русларга да шактый зур йогынтысы булган. Бу очракта Мәскәү дәүләтенең татар ханнары канаты астында барлыкка килгәнлеге бигрәк тә игътибарга лаек. Инглиз тарихчысы Ричард Пайпс, әгәр дә без руслар патшалык хезмәтен кемнән өйрәнгәннәрен беләсебез килсә, игътибарыбызны Алтын Урдага юнәтергә тиешбез, дип язган. Шуның чагылышы буларак рус теленә бик күп татар сүзләре кергән. Әйтик, «тамга» сүзеннән таможня барлыкка килгән. Халат, башлык, атаман, кирпеч, тозлык, карбыз (арбуз), балык, сандык, чемодан, карга, ералаш (аралаш) һәм башка сүзләр шулай ук татардан күчкәннәр. Гомумән, тулы булмаган мәгълүматларга караганда ул сүзләрнең саны 250дән артып китә.

Рус яшәешенә ямчелек хезмәте шулай ук татарлардан күчкән. Революциягә кадәрге рус тарихчысы В. Сергеевич, без бу хезмәттә татарларның укучылары, дип язган. Салкын кышта далада өшеп үлгән ямщикка багышланган җыр татарларда да русларда да бар. Аларның эчтәлеге берүк, көйләре дә игезәкләрдәй бер-берсенә якын. Баштарак кайсысы барлыкка килгән? Минемчә бу хезмәтнең башында кем торган булса, җырның башында да шул булырга тиеш.

Юкка гына түгелдер, Ю. Пивоваров, А.Ф. Фурсов кебек тарихчылар Мәскәү дәүләтен Алтын Урданың дәвамы, тик башкаласы гына Сарайдан Мәскәүгә күчкән, дип саныйлар.

Аларның сүзләрендә шактый зур дөреслек булса да, бу җитди мәсьәләне ул кадәр гадиләштерергә ярамый. Бүгенге дәүләтнең хуҗасы башка һәм сыйфатлары да үзгә. Әгәр дә татар дәүләтләрендә дини түземлек хөкем иткән булса, Мәскәү дәүләтендә аның киресе урнаша. Православие чиркәүчеләре, күрәсең, татарларга «рәхмәт» йөзеннән, аларга карата зәхмәтле яшәеш урнаштыралар.

Кем әйтмешли, кыл изгелек, көт явызлык. Әйе, явызлык Казанны алган көннән үк башланып китә. Казан урамнары, елгалар һәм болыннар үтерелгән татар гәүдәләре белән тула. Православие чиркәве исламга каршы аяусыз һөҗүмгә күчә. Каты җәзалар куллану рәвешендә көчләп чукындыру сәясәте киң колач ала. Тик менә аңа каршы көрәш халкыбызның каршылык тора алу көчен, аның рухын ныгыта. Татар дине үзенең ныклыгын исбат итеп христиан диненең шушы миссиясенә лаеклы җавап бирә алды, дип язган В.П. Знаменский.  Әгәр дә татарлар исламга таянмаган булсалар, инде күптән юкка да чыккан булырлар иде.

Чыннан да, татар рухы сынмас көчкә әверелә. Аның яшәү мөмкинлеге артканнан-арта бара. Могҗизаның могҗизасы, татарлар шушы халыклар төрмәсе дип бәяләнгән илдә ныгыганнан-ныгый баралар, 19 һәм 20 нче гасыр чикләрендә күпләрне таң калдырган яңарыш кичерәләр. Аларның 30дан артык газета-журналлары барлыкка килә, миллионлаган тиражлы китаплары чыга башлый.

Татарлар Россиянең иң укымышлы халкына әвереләләр. Владимир шәһәрендә яшәүче тарихчы А.К. Тихонов язганча, руслар үзләренә караганда укымышлы булган татарларга тартыла һәм бик күп мәсьәләләр буенча киңәшә торган булалар. Россиянең 11 төбәгендә үзәге Петербургта булган Белем лигалары барлыкка килә. Алар Казанда, Уфада, Оренбург, Вятка, Пермь һәм башка шәһәрләрдә актив эш җәелдереп җибәрәләр.

Моннан татарлар яшәгән башка шәһәрләрдә милли җәмгыятьләр эшләп килә. Аларның һәрберсе тирәсендә мәктәпләр уңышлы эш алып баралар. Әйтик, Әстерхан шәһәрендә 1905 елдан башлап шундый 4 җәмгыятъ барлыкка килеп, аларның 4 мәктәпләрен булдыралар. «Исламия» җәмгыяте каршында –ир балалар, ә «Шураи Исламия» җәмгыяте каршындагы мәктәптә кыз балалар укый торган була. Шәһәрдәге иҗтимагый тормышны  редакторы Мостафа Измайлов булган «Борхан тәрракый» һәм  редакторы Абдрахман Умеров булган «Идел» газеталары яктыртып тора. Газета эшләрендә күренекле җәмәгатъ эшлеклесе азәрбайҗан Нәриман Нәриманов актив катнаша.

Уфада 1911 елның 23–26 маенда губерна земствосы начальнигы Коропчинский рәислегендә земство карамагындагы башлангыч училищелары системасына багышланган утырыш булып үтә. Анда рус активистларыннан башка Дума депутлары Гайса Еникеев, Садри Максудов, «Йолдыз» газетасы редакторы Һади Максудов, күренекле җәмәгатъ эшлеклеләре Фатыйх Кәримов, Ибраһим Терегулов, Мөхәммәтһади Максудов, Мөхәммәди Чанышев, Хәбибулла Әхтәмов һәм башкалар катнаша. Алып баручы бу мәсьәләнең Дәүләт Советында тикшерелергә тиешлеген әйтә.

Укыту нинди телләрдә алып барылырга тиеш дигән сорау туа. Руслар һәм татарлар, беренче ике уку елында укыту татар телләрендә булырга тиеш, диләр. Татарлар исә укыту аннан соң да тик татар телендә генә булырга тиешлеген алга сөрәләр. Һәм аларның тәкъдимнәре үтә. Рус теле фән буларак укытылырга тиеш була.

Дәреслекләр төзү бурычы махсус комиссиягә тапшырыла. Татар авылларында китапханәләр ачылырга тиеш, дигән карар кабул ителә.

Ә мәктәпләр һәм мәдрәсәләр элеккегечә халыкның үз хисабына һәм мөмкин булганча хакимият һәм земство пособиеләренә таянып, үзләренең автоном системасын саклап калырга тиешлеге раслана.

Татарларның рус булмаган күршеләренә дә йогынтылары зур була. Кама буе фин-угор халыкларына бу йогынты болгар чорыннан ук башлана. Карабодай, ясмык, вика, алма, кыяр, шалкан, суган культуралары аларга шул вакытта ук килеп керә.

Аларның телләренә дә татар теленең йогынтысы шактый зур була. Тел белгече галим Н.И. Егоров шушы йогынтының сәбәбен татар теленең күпкә югары дәрәҗәдә булуы белән аңлата һәм аның фонетика, морфология, грамматика, синтаксис, лексика һәм фразеологиядә ныклы чагылыш тапканлыгын дәлилли. Болар бигрәк тә хуҗалык әсбапларында, хайваннар исемендә, кием-салымда, кешенең кайбер сыйфатларында, халәтендә һәм хәрәкәтләрендә чагылыш таба, дип язган ул.

Татар теле озак вакытлар дәвамында Россиянең Көнчыгыш илләре белән аралашу теле булган. Ул үзенең төрки дөньядагы ныклы позициясен 1917 революциясенә кадәр саклап килгән. Казахлар, кыргызлар, башкортлар шигырьләрен шушы телдә иҗат итә торган булганнар. Күренекле таҗик язучысы Садертдин Әйнидән, син революциягә кадәр Пушкинны һәм Лермонтовны белә идеңме дип сорагач, белә идем, Тукай аша, дип җавап биргән.  

Татарлар үз газета һәм журналлары аркылы Төркестанга гына түгел, Кавказ арты җирләренә һәм хәтта Төркиягә дә үтеп керә торган булалар. Әйтик, 10 меңнән артык тираж белән чыга торган «Вакыт» газетасы үз газеталары да булган Бакуда кулдан-кулга йөри торган булган. Япония башкаласы Токиода Ерак Көнчыгышта ислам динен пропагандалаучы журнал чыга башлый. Гарәп һәм япон телләрендәге китаплар чыгару да күздә тотыла. Бу эшкә шактый күләмдәге материаль ярдәм итүне Америка Кушма Штатларында яшәүче татарлар үз эсләренә алганнар.

1911 елның 11 ноябрендәге жандарм справкасында, Россиянең Европа районнарыннан Себергә һәм күбрәк Төркестанга өзлексез рәвештә мөселман берлеген яклаучы шәкертләр, имамнар агыла, диелгән. Алар җирле мөселманнар белән төрле җәмгыятьләр, мәктәпләр ачалар, ислам бердәмлеге идеяләрен тараталар. Беренчеләрдән булып шундый заманча белем бирә торган мәктәп 1903 елда Бохарада эшли башлый. Аңа материаль ярдәм итүче – җирле мөселман җәмгыте һәм үз тирәсенә мәктәпне оештыручы җирле татарларны туплаган казан сәүдәгәре Сабитов.

Жандармлар татар йогынтысы бигрәк тә көчле булган төбәкләр арасында Җидесу һәм Фирганә өлкәләрен атыйлар. Анда татарлар оештырган «Гапъ» һәм «Машраб» җәмгыятьләре актив хәрәкәт иткәнлеген күрсәтәләр. Аларның мәгълүматларына караганда, татар җәмгыяте белән элемтәне миллионер Котдус Габделвәлиев аша кыргыз Сартанов тәэмин итеп торган. Шушы мәрхәмәтле кеше Сартановка акчалата һәм мораль ярдәм күрсәткән.

Татарлар беркайчан да үз дәүләтләрен аякка бастыру уеннан кайтмыйлар. 1905 ел революциясенә тулы әзерлек белән килеп, аның мөмкинлекләреннән ныклап файдаланалар. 1917 ел революцияләре моңа шактый зур этәргеч бирә.

Гомумән, революция еллары, шул вакыттагы милли хәрәкәт, дәүләтчелегебезнең аякка баса башлавы махсус тема һәм ныклап аңлауны таләп итә.

 

      Индус Таһиров

 


Фикер өстәү