Ильяс Галимов премиясенең күләме 30 мең сум булачак

“Ватаным Татарстан” газетасының Муса Җәлил турнирында финалда иң матур көрәш күрсәткән батырга өстәмә 30 мең сум күләмендә премия биреләчәк. Әлеге бүләк танылган батыр Ильяс Галимов истәлегенә тапшырыла.

“Ильяс Галимовның татар көрәшендә нинди эз калдырганын барыбыз да белә. Ул газетабыз турнирында 9 мәртәбә батыр калды. Әлеге бәйгене оешыруга да зур өлеш кертте. Кызганыч, былтыр арабыздан китеп барды. Безнең турнирда аны искә алу дөрес булыр дип уйладык. Яшьләр аны онытмаска, Ильяс абыйлары кебек бил алышырга тырышырга тиеш. Әнә шул фикеребезне Татарстанның көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтовка җиткердек. Ул безне хуплады”, – диде “Ватаным Татарстан” газетасының баш редакторы Гөлнара Сабирова бәйгенең ачылу тантанасында.

Бүгенге ярыш алдыннан исә Марат Әхмәтов Ильяс Галимов премиясен ел саен тапшырырга тәкъдим итте.


Фикер өстәү