Түбән Камада өлкәннәр өчен сәламәтлек буенча курслар эшли

Түбән Кама районының үзәк хастаханәсендә пенсионерлар өчен «Медицина белеме нигезләре» курсы эшли башлады.

Бу курс узган елның октябрь аенда ук башланырга тиеш булса да, пандемия аркасында кичектерелә. Бүген дә өлкәннәргә дәрестә медицина битлеге киеп һәм социаль дистанция таләбен сакларга туры килә. Ә лекцияләрне шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе белгечләре, Түбән Кама хастаханәләре табиблары укый.

Быелгы курста йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системалары белән бәйле авырулар, ягъни аларны кисәтү, көтелмәгән хәл килеп чыкканда рөхсәт ителгәнчә беренче ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат бирелә.
Беренче дәрестә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә коронавирустан вакцинация ясатуның мөһимлеген аңлаттылар.


Фикер өстәү