Яшь җырчы Камил Котдусов: «Татар эстрадасы Һиндстан киноларын хәтерләтә»

Татар яшьләре арасында популяр булган яшь җырчы The Kam – Камил Котдусов белән аның иҗаты, тел һәм мәдәният, яшьләр арасында татар телен үстерү турында сөйләштек. 

 
– Татар телендә җырлый башлавың ничек башланып китте?
– Беренче булып аранжировка барлыкка килде. Ул миңа татар колоритына охшаш булып тоелды һәм инде беренче тапкыр мин аның өстенә туган телемдә, татар сүзләрен яздым.

– Җырларың ничек языла? Илһамны каян аласың?
– Илһам каян килә икәнен әйтә алмыйм. Мин бар җырымны да үзем аша үткәрәм. Кешеләр белән булган хәлләрне дә күңелемә якын кабул итәм. Шуларны искә алып, мөгаен, сүзләр үзләре барлыкка киләдер. Җыр әзер булганда, ул миңа ниндидер бер дәрт өсти, күңелне күтәрә. Үземне музыкасыз күз алдына китерә алмыйм. Стив Джобсның мондый сүзләре бар һәм ул сүзләр миңа да бик туры килә: «Иҗат ул – бер-берсе белән күп кенә өлешләрне берләштерү. Әгәр сез иҗади кешеләрдән ничек эшләдегез, уйлап чыгардыгыз дип сорасагыз, алар үзләрен бераз гаепле итеп хис итәчәкләр, чөнки алар аңлавында алар берни дә эшләмәделәр, ә бары тик бер картина күрделәр».


– Ә хәзер күбрәк нинди телдә иҗат итәсең?
– Русча да, татарча да язам, гадәттә аралаштырып язарга тырышам. Килеп чыккан җыр миңа ошап бетмәгәндә генә  эзлеклелек бозыла.

– Яшьләр арасында татар телен үстерү өчен нәрсә эшләргә кирәк дип уйлыйсың?
– Музыка ул – җан табибы да, телебезне, культурабызны үстерүнең иң яхшы ысулы да.  Әмма яшьләр өчен алар ярата торган форматны сайларга кирәк. Актуаль җырлар җитми. Хәзер яшьләр бөтенесе дә интернетта, анда бик сыйфатлы шоу-программалар күрсәтелә, ә татар индустриясендә әлегә 2000 нче еллар хөкем сөрә сыман.

– Татар телендә иҗат итүче яшь башкаручылар өчен бармы?
– Хәзер нинди телләрдә язсаң да, мөмкинлекләр күп. Интернет челтәрләрендә җырлар «очып» кына китә. Иң мөһиме – ул үз тыңлаучыңны табарга. Ә алар инде үзләре синең өчен барысын да эшләячәк.

– Татар эстрадасы турында нәрсә әйтә аласың? Кемнәрне тыңлыйсың?
– Татар эстрадасы миңа Һиндстан киноларын хәтерләтә. Ниндидер сәер костюмнар, чыбыксыз гитаралар, синтезаторлар… Эстрада җырчыларыннан Салават абыйны гына яратып тыңлыйм. Илгиз Мөхетдинов, Айдар Татарбой, Динә Сәгыйтова, Yummy music лэйблындагы кайбер җырчыларның җырлары ошый.

– Татарча рэпның киләчәге бармы?
– Хәзер рэп – иң төп жанр. Татарча рэпны якты киләчәк көтә дип уйлыйм. Әмма бөтен башкаручылар өчен дә бәхет елмаймаячак.

– Тормышыңның төп принцибы?
– Нәрсә ошый, шуны гына эшлим.

Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү