Чүпрәле районы Шланга авылында яшәүче Рәмзия Якупова “Кәләш” салаты рецепты белән бүлеште.
Әлеге ризык катлам-катлам ясала.
Салат өчен кирәк:
пешкән кызыл чөгендер
ит
әстерхан чикләвеге
чи кишер
бәрәңге
сыр
сарымсак
майонез
Беренче кат – угычтан уып, сарымсак белән буталган чөгендер
Икенче кат – туралган ит
Өченче кат – угычтан уылган әстерхан чикләвеге
Дүртенче кат – угычтан уылган чи кишер
Бишенче кат – угычтан уылган бәрәңге
Алтынчы кат – сыр
Катламнар арасына майонез салына.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat