Рәзил+Рәфинә: танышуга һәм кавышуга «йөрәк» сәбәпче

14 февраль – Гашыйклар көне якынлашкан мәлдә, «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан яраткан кешеләре турында сораштык, матур, мәхәббәтле хатирәләрен барладык. 

Рәзил Камалов, танылган баянчы: 

 Безнең Рәфинә белән танышуга интернет сәбәпче. Инстаграмда ул миңа «лайк» куйган иде. Тик әле дә шуңа бәйле бәхәсләшәбез: «куймадым мин» дигән була. Аннары «ВКонтакте» аша аны табып, яза башладым, ул тиздән концертта чыгыш ясавын әйтте. Филармония концертлар залында ул җырлап бетергәч, чәчәк бәйләме тотып, сәхнәгә менеп тапшырдым. Тәүге күрешү шунда булды. Әлбәттә, гашыйк булдым. Аның чибәрлеге, моңлы тавышы, тәмле итеп, әдәби, татарча сөйләшүеннән башлар әйләнде. Кирегә юл юк иде, аны үземнеке итәргә дигән максат куйдым. Дөньяга, тормышка булган акыллы карашы белән үзенә җәлеп итте, татар һәм милли җанлы булуын ошаттым. Быел уртак тормышыбызга 7 ел була, Аллаһ боерса. Ике малай үстерәбез. Мәхәббәт вакыт узгач ныгый, башка формага әверелә һәм ул… бар!

Рәфинә Ганиуллина, җырчы:

– Мин башта аралашуыбызны җитди мөнәсәбәтләргә барып җитәр дип уйламаган идем. Өч ай тирәсе языштык, телефоннан сөйләштек. Очрашкач, бер-беребезгә гашыйк булып өлгерүебезне аңладык һәм тагын өч айдан өйләнешеп куйдык. Рәзил мине гармунчы булуы белән җәлеп иткәндер. Ул беркайчан да кеше тормышына кысылмый, гайбәт сөйләгәнне яратмый, балаларыбызны бик ярата. Менә шул сыйфатлары өчен аеруча хөрмәт итәм. Уйларыбыз бер безнең. Яраткан кешеңне очрату, гаилә төзү – бер хәл, аны саклап калу өчен һәрвакыт үзеңне тәрбияләп тору да мөһим, минемчә.


Фикер өстәү