Фәрит Мөхәммәтшин: «Мин үскәндә, әни янчыкка бер шешә сөт, ипи тыгып җибәрә иде. Сез – бәхетле буын»

Су юк, чистарту корылмалары искергән, юл төзисе, мәктәп саласы бар, балалар бакчасы җитми. Район зурая, кеше саны арта. Билгеле, тормыш кайнаган җирдә проблемалар да җитәрлек. Сүз – Питрәч районы турында. Район советының еллык утырышы алдыннан Царево бистәсендә «Демография» илкүләм проекты кысасында төзелгән «Үсенте» («Росток») балалар бакчасы ачтылар. Чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

– Хәзерге буын өчен  барлык мөмкинлекләр дә бар. Иң мөһиме – бакчада төрле милләт балалары дус-тату булып, бер-берләренең гореф-гадәтләрен белеп үсә. Үз телләрендә сәламләгән татар, рус, башкорт, чуаш, мари, удмурт балаларын күреп, күңел сөенде. Без үскәндә мондый балалар бакчалары булмады. Мәктәбендә дә рәтле ашау күрмәдек. Хәзер исә, үзебез мәктәпкә барып, укучыларның нәрсә ашаганын күреп кайтабыз. Мин үскәндә, әни янчыкка бер шешә сөт, ипи тыгып җибәрә иде. Сез – бәхетле буын, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу бакчаны балалардан бигрәк, әти-әниләр көтеп алган.

– Моңа хәтле ике бакча ачылган иде. Берсе – дәүләтнеке, берсе түләүле. Бар кеше дә аена 10 мең сум биреп баласын йөртә алмый. Без бик тә, тагын бер бакча булса иде, дип теләдек. Шөкер, теләк чынга ашты. Башта Казанда яшәсәк тә, шәһәр туйдырды. Царево бистәсендә ике бүлмәле фатир алдык та монда күчендек. Ирем – Казанга йөреп эшли, мин исә балалар бакчасына эшкә кердем. Улым да яңа бакчага йөриячәк, – ди Айзилә Мифтахова.

Иске Шигали авылы кешеләре исә фельдшер-акушерлык пункты ачылганга сөенә.

– Олыгая башлагач, әле бер җир авырта, әле икенчесе. Бөтен кешегә дә фельдшер кирәк. Соңгы елларда әллә нинди чирләр баш калкыта. Халык кан басымыннан зарлана башлады. Инсульт, инфаркт та еш була. Әле менә пандемия вакытында да авыручылар күп булды. Элек ФАП мәктәп эчендә бер кечкенә генә бүлмәдә иде. Хәзер инде аерым бина булгач, халык та чирен яшермәс, килеп йөрер, – ди шушы авылда яшәүче Талия Вәгыйзова.

Халык белән аралашып, аларга вакцина ясатуның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлатып торганда Фәрит Мөхәммәтшинның күзе сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонковка төште.

– Владимир, син безгә бик кирәк. Ник башыңа кимәдең? Салкын тидерәсең бит. Бүрегемне салып биримме? – диде парламент җитәкчесе. Сәламәтлек һәркемгә кадерле.

Хәер, Питрәч районы хакимияте башлыгы Илһам Кашаповны тыңлагач, районда кадерсез әйбер юк икәненә ышанасың. Биредә һәр эшкә сөенә беләләр. «Безнең ишегалды» программасы буенча төзелгән ишегаллары хакында да бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Узган ел 19 ишегалды тәртипкә китерелсә, быелның көзенә тагын шуның кадәр эш башкармакчылар.

– 2020 елда безгә күчеп килүчеләр артты. Шуның белән бергә эшмәкәрләр саны да күбәйде. Күп кенә оешма җитәкчеләре халыкны эш белән тәэмин итте. Әмма шуңа да карамастан, эшсезләр саны кимеми. Чыгу юлларын эзләргә кирәк. Халык ни өчен шәһәргә китә, аларны нинди эш кызыксындыра – барысын да ачыкларга җыенабыз. Максатыбыз – эш урыннарын арттыру. Төзелеш арта, яшәүчеләр арта. Бүген районда 50 меңнән артык кеше яши. Район өчен исәпләнгән мөмкинлекләр генә җитми. Су проблемасы да килеп чыкты, чистарту корылмалары да искергән, газ кермәгән йортлар да бар. Без һәр проблеманы хәл итү юлларын эзлибез. Әмма дәүләт ярдәменнән башка булмый, – ди район башлыгы. – Быел эшләнәсе эшләр дә күп.

Районда күп кенә эшләр үзара салым акчасы ярдәме белән башкарыла. Бу хакта Кулай авыл җирлеге башлыгы Наталья Поповская сөйләде.

– Авыллар яңара. Безнең җирлеккә кергән биш авылда да ниндидер яңалык бар. Берсендә кибет ачылса, икенчесендә ФАП төзелә. Үзара салым акчасына янгынга каршы тору өчен кирәк-яраклар алып куйдык, юллар төзибез, – диде ул.

Аның сүзләренә каршы Фәрит Мөхәммәтшин, шәһәрдән кайтып яшәүчеләрне дә үз канатыгыз астына алыгыз, диде. «Мин хаклы, миңа тиеш дип кенә йөрмәсеннәр. Монда яшиләр икән – акчасын да түләсеннәр», – диде ул. Шунда ук район эшчәнлегенә үз бәясен биреп, өстәп тә куйды:

– Казаннан кеше сезгә агылгач, районның акчасы гына җитми инде. Проблемаларыгызны язып алдым, хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Газ проблемасы хакында күптән ишеткән юк иде. Элек без аны «Газпром» белән төзелгән килешү буенча кертә идек. Аны да ачыкларбыз. Су җитмәү проблемасын да хәл итәргә кирәк. Сәбәбе – нидә? Сездә су чыганаклары кимедеме, әллә инде җир астындагы торбалар тараеп, суның килүен тоткарлыймы? XXI гасырда сусыз йортлар булырга тиеш түгел. Авыл хуҗалыгы өлкәсен дә кайгыртыгыз. Сыер башын киметеп, ит сатуны күбәйтү эш түгел. Ит тә булсын, сыерлар да артсын.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү