Татарстанда баш мие эшчәнлеген яхшырта торган тренажер ясый башлыйлар

Иннополиста баш мие өчен тренажер ясыйлар. Ул кешегә игътибарлырак һәм хәрәкәтчәнрәк булырга ярдәм итәр, дип өметләнәләр.

Эшләнмә авторы – «Иннополис» университетының өлкән фәнни хезмәткәре Владимир Максименко. Яшь галим 2020 елда фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Президенты премиясе лауреаты булган. Галим әйтүенчә, баш миенең заманча компьютерларга охшашлыгы бар. Шул ук вакытта үзенчәлекләре дә юк түгел: электроникадан аермалы буларак, баш миенә игътибарны озак вакыт бер үк эшкә юнәлтү җиңел түгел. Яңа эшләнмә шушы проблеманы хәл итәргә тиеш тә икән инде.

Галим әйтүенчә, алга таба баш мие тренажеры заманча өлкәләрдә киң кулланылыш табарга мөмкин. «Беренче чиратта бик зур игътибар таләп ителә торган өлкәләрдә эшләүчеләр өчен бик файдалы булачак ул. Әйтик, диспетчерлар, очучы, машина йөртүчеләр өчен», – ди Владимир Максименко.


Фикер өстәү