Татарстанда эшсезләр саны кимегән

Ел башыннан бирле Татарстанда эшсезләр саны 13 процентка кимеп, 33 мең кешегә калган. Бу хакта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова белдергән. «Быел без эшсезләрнең кимүен күзәтәбез. Ел башына аларның саны 38 мең тәшкил итсә, бүгенгә – 33 мең», – дигән ул.

Шул ук вакытта хәзер республикада 53 меңнән артыграк вакансия тәкъдим ителә. Буш эш урыннарын «Работа в России» порталында безнең төбәк буенча вакансияләр базасыннан эзләп табарга мөмкин. Гыйнвар ае һәм февраль башында анда 23 меңнән артыграк эшсез резюме урнаштырган. Аларның гомуми саны бүгенгә 140 мең тәшкил итә.


Фикер өстәү