Татарстанда 35 меңнән артык кеше вакцина ясаткан

Коронавирус йоктыручылар саны кими, вакцинация пунктлары арта. Дүшәмбедән Казан халкы прививканы «Мега» сәүдә үзәгендә дә ясата алачак. Коронавируслы вазгыятьтә тагын нинди үзгәрешләр бар? Бу хакта матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 72 яңа очрагы ачыкланган, 6666 кеше медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында үзизоляция режимын саклый. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе вәкиле Миләүшә Җамалиева хәбәр итте.

Тәүлек эчендә 83 авыру терелгән. Бүген коронавирус инфекциясен җиңүчеләрнең гомуми саны – 13632. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

Республикада коронавирус инфекциясеннән 35 меңнән артык кеше вакцина ясаткан.

– Татарстан буенча 103 вакцинация пункты эшли. Мобиль прививка пунктларының эше дә тукталып тормый: республика оешмалары белән эш активлашты, – диде министр урынбасары. – Казандагы «Мега» сәүдә үзәгендә прививка пункты 15 февральдә эшли башлый. Вакцина ясатырга теләүчеләр паспорт һәм СНИЛС белән килергә тиеш. Ул кешеләр башта тикшерү узачак. Узган ел әлеге сәүдә үзәгендә грипптан прививка ясау пункты эшләде. Әлегә  тәҗрибә рәвешендә генә эшләсәк тә, көн саен якынча 150 кешегә вакцина кадарга җыенабыз. Ихтыяҗ булса, бу сан артачак.

Белгечләр сезонлы грипп һәм ОРВИ турында да онытмаска киңәш итә. Әлегә Татарстанда грипп белән авыручылар булмаса да, мәктәп укучылары арасында ОРВИ белән авыручылар саны күп булу сәбәпле (267 укучы), республикада ун сыйныф ябылган.  Казанның дүрт һәм Чаллының алты мәктәбендә авыручылар күп.

Матбугат очрашуында күптән түгел коронавирустан вакцина ясаткан Ольга Шувалова да катнашты.

– Быел миңа 46 яшь тула. Эшемне онлайн режимда гына алып барсам да, вакцина ясатырга карар кылдым. Дөресрәге, ирем белән  уйлаштык та, барып ясаттык. Икебезнең дә хәлебез яхшы. Прививка ясатканнан соң ике көн кулым сызлады – бары шул гына, – дип сөйләде ул. – Вакцина ясату – һәркемнең үз эше, әмма кеше кайсы статистикага эләгергә теләве турында үзе уйларга тиеш.

Белгечләр дә шул фикердә. «Авырулар саны кимүгә, хәл яхшыруга карамастан, коронавирус барыбер «безнең белән яшәячәк». Иң яхшы юл – вакцинация», – ди Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының  штаттан тыш баш гериатры Ольга Ткачева.

Лилия Гыймазова

 

 


Фикер өстәү