Илназ Сафиуллин: Берзаман бөтенләй аралашмый башлаган идек

14 февраль – Гашыйклар көне якынлашкан мәлдә, «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан яраткан кешеләре турында сораштык, матур, мәхәббәтле хатирәләрен барладык. 

Илназ + Айгөл

Илназ Сафиуллин, җырчы:

– Беренче тапкыр Чаллыда күрештек. Айгөл ул чакта анда яши иде әле. Казаннан ШТК белән килдек без. Мин жюри әгъзасы идем. Айгөл, яныма килеп, фотога төшик әле, диде. Аннан мин ул фотоны интернеттан җибәрүен дә сорадым әле. Шуннан язышып, сөйләшеп киттек. Айгөл Казанга, туганнарына килгәч, бер йөреп тә кайттык. Берзаман бөтенләй аралашмый башлаган идек. Ләкин очраклы гына юлларыбыз кабаттан кисеште бит. Менә шуннан бирле бергә без. Өч ел ярым очрашып йөрдек. Хәзер инде без – тулы гаилә, искиткеч кыз үстерәбез.

Айгөл Сафиуллина, блогер:

– Илназ ачык күңелле, гади, кешелекле бит ул. Иң беренче очрашуда ук шул ягы белән җәлеп итте. Сабыйлар кебек шаян да, шул ук вакытта төпле акыллы, зирәк тә ул. Миңа аның белән һәрвакыт рәхәт, кызык. Бала тугач, мәхәббәтебез тагын да ныгыды, мөнәсәбәтләребез бер баскычка күтәрелде. Илназ болай да балаларны ярата иде, ә Алиләбез өчен барына да әзер ул.


Фикер өстәү