Фатирыңда бөҗәк яшәсә, аннан ничек котыласы?

Россиядә февраль аенда фатирларда тараканнар күбәергә мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзорның дезинфектология институтының дезинсекция проблемалары лабораториясе мөдире Светлана Рославцева әйткән иде.  Хәер, инде хәзер дә өйләрендә төрле бөҗәкләр яшәгәннән зарланучылар шактый. Кемнәрдер кыргаякны бетерә алмый, берәүләр дә тәңкәле корт (чешуйница) яшәп ята, кайберәүләр кырмыска белән чиләнә. Тараканы гына җитмәгән иде. Татарстанда хәлләр ничек соң? Фатирыңда бөҗәк яшәсә, аннан ничек котыласы?

Котылып булмый

Казанның Химиклар урамында урнашкан бер йортта яшәүче Гөлсинур апа редакциягә үзе шалтыратты.

– Өске каттагы күршебезнең өендә тәртипсезлек. Ничә еллар җыештырылмаган. Өйне шуның аркасында таракан басты. Без агулап торабыз, тик аныкын бетермәгәч, безгә өстәлеп тора. Идарәче оешмага да бардым. Дөрес, алар килә. Тик күршемнең фатирына эләгә алмыйлар, – дип зарланды ул.

Лилия Вәлиева,  Совет районындагы тулай торакта, тараканнар күренгәли, ди.

– Иремә эшеннән бирелгән бүлмәдә яшибез. Күченгәндә бар да яхшы төсле иде. Тик кухня бүлмәсендә тараканнар күренә. Дарулар сибеп, агулап та карадык. Нәтиҗәсе булмады. Баксаң, олы яшьтәге бер күршебез этләргә дип азык җыя икән. Әнә шунлыктан тараканнар чыга да инде, – ди ул.

Чаллыда яшәүче танышыбыз Мансур Гаянов элек өйләрендә тараканнар мыжлап торганын искә төшерде.

– Моннан егерме еллар элек бездә дә таракан иде… Кунакка килгән кешеләр йоклап калса,  колакларына мамык тыктырдык. Тараканнар төнлә бигрәк активлаша. Кинәт торып  утны кабызсаң, аларны күреп шакката идек. Хатыным пөхтә булды. Ашау өстәлендә дә ризык калдырмады, юыну бүлмәләре дә коры торыр иде. Ә менә тараканнар барыбер үрчеде. Берзаман бөтен йортыбыз белән киңәшеп, бергә агуладык. Шуннан соң кимеде. Әмма бөтенләй бетерүе соңрак булды, – ди ул. – Элек калдыкларны һәр катта ташлап була иде бит, ризык аунап ятты. Билгеле, аңа таракан тиз ияләшә. Күселәр дә барлыкка килгән иде әле. Хәзер сөенеп бетә алмыйбыз – тараканнар бетте. Тик бездә бетсә,  авылга күчте. Баксаң, иске киемнәр белән кайтканнар икән. Шөкер, авылдагылар эшне тиз тотты. Кыш көне иде. Өйгә якмадылар, үзләре кешедә йоклады. Бер генә бөҗәк тә калмаган иде.

Казанның Минск урамында яшәүче Гөлсәрия Хафизова исә, редакциягә җирән кырмыскалардан зарланып шалтыратты.

– Ипотекага алынган фатирда яшибез. Ун елын тыныч кына тордык. Соңгы бер елда каяндыр кырмыска килеп чыкты. Нинди генә ысул кулланып карамадым. Кухня өстәлендә ризык та калдырган юк. Идәннәрне дә чиста тотам. Агулап та карадык – кырмыска бетми, – ди ул.

Чисталык кирәк

Тараканнар проблемасын ничек хәл итәргә соң?  Белгечләр алар дымлы урыннарда яшәргә ярата ди. Сулы җиргә йомыркасын салып куя да ике айдан баласы чыга. Күпфатирлы йортларның подваллары да үрчер өчен яхшы урын икән.

Казанның «Жилище и комфорт» идарәче оешмасына шалтыратып бу хакта белештек. Диспетчер ханым, тараканнар бар, диде.

– Хәзер ризык күп. Калдыклар теләсә кая ташлана. Таракан өчен азык җитәрлек. Үрчер өчен дымлы җир дә күп. Шуңа алар әле дә күренә. Вакытында агулап тору гына аларны фатирларга кертми. Таракан кермәсен дисәң, һава җилләтә торган урыннарның рәшәткәсенә сетка куярга кирәк. Чиста өйгә таракан керми. Фатирда бөҗәкләр күренсә, идарәче компанияләргә хәбәр итәргә кирәк. Гаризалар булгач, Казан шәһәренең дезинфекция станциясеннән килеп агулап китәләр, – диде ул.

Тараканнардан ничек котылырга? Роспотребнадзорның Татарстан  идарәсенең матбугат бүлегенә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Торак кодексында фатир хуҗалары үз өйләрен тәртиптә тотарга тиеш дип язылган. Хәзер төрледән-төрле катнашмалар сатыла. Әзер даруларны хуҗалык товарлары кибетләреннән табып була. Шуларны вакытында кулланып,  бөҗәкләрне бетерергә була. Агуларның сәламәтлеккә  зыян итмәгәнен сайлагыз, – диде алар.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр торак-коммуналь түләүләр белән бергә подъезд, подвал, чардакларны агулау өчен акча түлиләр. Әлеге урыннардагы чисталык һәм тәртип өчен идарәче оешма җавап бирә. Дезинфекция ясар өчен иң элек аларга хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук «Ачык Казан» («Открытая Казань») диспетчер хезмәтенә 8 (843) 236 41 23 яки 063 телефон номерлары аша мөрәҗәгать итәргә була. Идарәче оешма бөҗәкләр турындагы  хәбәргә шундук җавап кайтарырга, тиешле чарасын күрергә тиеш. Әгәр берни эшләнмәсә, йортта яшәүчеләр оешманы судка да бирә ала.

Подвалларның торышы санитар таләпләргә туры килергә тиеш.  Әгәр гел юешләнеп торса, әлбәттә, биредә бөҗәкләр үрчер өчен шартлар туачак. Шулай ук йорт янәшәсендә җир асты сулары урнашса, су басарга мөмкин. Подвалларны коры тотарга, моның өчен аларны киптерергә кирәк. Әгәр йорт асты сулы икән, биредә черки чыгуга да уңай шартлар туачак. Подвалда елына 3 тапкыр дезинфекция ясау җитә. Агулаганнан соң, аны коры тотарга, һава җилләткечләренә сетка куярга кирәк. Тагын бер кат искәртик, бу – идарәче оешма вазыйфасы.

Үзең чакырган очракта фатирга дезинфекция ясау бәясе нинди оешмага мөрәҗәгать итүгә карый. Агулаган  өчен бәя фатирның мәйданыннан чыгып исәпләнә.

Кырмыскадан ничек котылырга?

Алар фатирдагы һәр почмакта булырга мөмкин. Плитә асларында да, китап эчләрендә дә, плинтус астында да яшиләр. Фатирларда яшәүче кырмыскалар бөтен ризыкны ашый. Әмма алар ит һәм баллыны күбрәк ярата икән. Өч көн ашарга булмаса, алар үлә.

Әлеге бөҗәкләрне бетерү җиңел түгел. Алар белән көрәш 6 айга кадәр сузылырга мөмкин. Составында хлорпирифос, диазинон, сумитрин, дельтаметрин, гидраметилнон, имидаклоприд, тиаметоксам булган  катнашмалар кырмыскалардан котылырга ярдәм итә. Боларда кырмыскаларын җәлеп итүче матдәләр бар. Катнашманы кырмыска анасы ашап үлгәннән соң, кырмыскалар гаиләсе дә һәлак була.

 

САН

Роспотребнадзор идарәсенә 2020 елда, тараканнардан зарланып, Татарстан буенча – 245, Казанда 129 мөрәҗәгать килгән.

 

Тараканнар турында 10 кызыклы факт

  1. Таракан бер атна буе башсыз яши ала.
  2. Тараканның ике пар канаты бар.
  3. Таракан 40 минут буе суламыйча тора ала.
  4. Тараканнар 280 миллион ел элек барлыкка килгән.
  5. Таракан үз гомеренең 75 процент вакытын тынычлыкта үткәрә. Алар бик ялкау.
  6. Таракан зур тизлек белән чаба. Сәгатенә 4,8 чакрым үтә.
  7. Ул айга бер тапкыр ашап та яши ала.
  8. Атом шартлавы булса да, тараканнар исән кала.
  9. Бер таракан 6 ай яши. Шул вакыт эчендә ана таракан 320 бала тудыра.
  10. Иң зур таракан 50 сантиметрга җитә.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү