Ашарга ничек өйрәтим?

Җиде айлык балам күкрәк сөтеннән башка берни ашамый. Аны ашарга ничек өйрәтим икән? Киңәш бирегезче?

Әлфия Р.Казан

Сорауга табиб-педиатр Раушания Хәкимова җавап бирә:

— Балагыз күкрәк сөтеннән кала башка әйбер ашый башларга тулсынча әзер дип саныйсызмы? Бу эшкә җайлап кына тотынырга кирәк. Балагызның тешләре чыккан, салкын тиеп авырган чагы булса, күкрәк сөтен чикләргә ашыкмагыз. 7-10 айлык балалар, гадәттә, күкрәк сөтен азрак ашый башлауга тулысынча әзер була. Кайбер сабыйлар моңа ике яше тулганда да риза булмый әле. Шуңа күрә һәр очрак индивидуаль. Балагыз күкрәк сөтеннән акрынлап баш тартырга әзер дип санасагыз, аңа чокырдан эчәргә өйрәтә башлагыз. Аннары аз-азлап кына яшелчәләрдән ясалган боламык, боткалар бирә башларга мөмкин. 7-10 көн эчендә яңа ризыкка аллергиясе булмаса, көндезге бер ашауны тулысынча шундый төр ризыкка алмаштыра аласыз.


Фикер өстәү