Кортларга салкын түгелме?

Кыш көне кортларның хәлен белеп тору кирәкме? Аларны ничек сакларга? Ирле-хатынлы  умартачылар Сәрия һәм Гомәр Шәрәфиевләр белән шул хакта сөйләшеп алдык.

– Кышын умарталарыбызның бер өлешен – урамда, ә икенчесен корт өендә калдырабыз. Айга берничә мәртәбә урман буендагы умарталыкка чаңгыда яки карчанада менеп, хәлләрен беләбез. Урамда калган умарталарны карга күмеп торабыз, – ди  Балык Бистәсе районының Казаклар авылында яшәүче умартачы Шәрәфиевләр.

Бал тәмле булсын өчен кортларны кыштан кайгыртырга кирәкме? Тәҗрибәле умартачылардан шул хакта кызыксындык.

– Кортлар алар гел борчыганны да яратмый, шулай ук битараф та калырга ярамый. Оялары гел чиста булсын. Берән-сәрән үлгән кортларны чыбык тыгып, чистарткалыйбыз.  Көз көне кыш өчен бер умартага 8–10 кило бал калдырабыз. Бетмәгәнме дип карап торабыз. Шикәр комы биргән юк, беткән очракта балдан ясалган канди куябыз. Аны үзебез дә ясыйбыз, кибетләрдә дә сатыла. Һава температурасын да көйләп торырга кирәк. Әгәр эссе булса, кортлар үлә. Суык та килешми. Билгеле бер температураны сакларга тырышабыз,  – ди Сәрия ханым. –  Бер елны аюлар  җәй көне килеп, бер умартага зыян салган иде. Балын ашап, кәрәзен агач төбендә калдырганнар иде. Умарталыгыбыз урман авызында урнашкангамы, безнекенә килеп, тузгытып йөрмиләр. Хәйләсен дә таптык. Буш умартага радио тыгып калдырабыз, ул шунда рәхәтләнеп сөйләп, җырлап утыра. Кеше сөйләшкәнне  яки аяк тавышын ишетсә, аю умарталыкка килми.

– Умарта ояларын урамда калдыргач, кортлар өшеп бетмиме соң? – дип сорыйм умартачылардан.

– Без яртысын калдырабыз. Бер елны да үлгәннәре юк. Ояларын кар белән күмеп торабыз.  Кышны исән-сау  чыгар өчен шул да җитә. Аларның ояларын ачмыйбыз, – ди алар.

Кыш көне Гомәр абый кәрәзле рамнарын чистарта, яңа чыбыклар тарттыра. Гадәттә  әнә шундый эшләр белән мәшгуль.  Яз иртә килсә, мартның урталарында ояларны урамга чыгара башлыйлар.

– Кортларны чыгаргач, һәрбер ояны чистартырга, ана корты бармы икәнен карарга кирәк. Бал тәме һава торышына, чәчәкләр төренә бәйле. Яңгыр явып, юкә чәчәгеннән нектарны юып төшереп, аны җыя алмыйча калган еллары да була икән. Шуңа күрә җәй җылы килсен иде дип көтәбез, – ди Сәрия  Шәрәфиева. – Жәй көне урманнан кайтып кермибез. Эше бик күп. Әгәр аларны карамасаң, аерып очып бетәләр. Бер оя 4–5 тапкыр аерса, бал булмый. Кортлар бик акыллы алар, җавапка җавап белән кайтаралар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү