Ирада Әюпова: “Аның тормышы бүген дә мәңгелек җыр булып яңгырый”

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова бөек татар улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Татарстан халкына котлау сүзләрен җиткерде.

Котлау хатында түбәндәге юллар бар:
— Танылган шагыйрь һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең исеме Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле. Аның фашистлар төрмәсендә язылган «Моабит дәфтәре» шигырьләр җыентыгы бөтен дөньяга билгеле, ул алтмыштан артык телгә тәрҗемә ителгән.
Моабит дәфтәрләре — совет халкының түземлеге һәм батырлыгы, Бөек Җиңүнең гаять зур бәһасе турында сөйли торган тәэсирле тарихи документ. Шул ук вакытта ул – югары поэзия үрнәге дә. Әлеге шигырьләргә эчке зәвык, тирән милли-мәдәни нигез салынган. Муса Җәлилнең шигъри мирасы күпмилләтле совет әдәбиятының аерылгысыз өлеше. Җәлилнең шигырьләре – аның күңел тынычлыгының, батырлыгының кайтавазы һәм бүген дә тормышыбызда мәңгелек җыр булып яңгырый.
Бу ел танылган шәхесләрнең юбилей даталарына бай. Ватанга тугрылыклы, талантлы милләтләшләребезгә баш иябез, алар мәңге безнең хәтердә.


Фикер өстәү