Рөстәм Миңнеханов Рәшит Сәлахов белән хушлашу мәрәсимендә катнашты

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Арбитраж судының элеккеге Рәисе, Россия һәм Татарстанның Атказанган юристы Рәшит Сәлахов белән хушлашу чарасында булды. Чара Арбитраж суды бинасында узды.

Рөстәм Миңнеханов чәчәкләр салды, шулай ук Рәшит Сәлаховның туганнары һәм якыннары белән аралашты, кайгыларын уртаклашты.

Элегрәк телеграммада Рөстәм Миңнеханов Рәшит Сәлаховны республиканың судьялар корпусының лаеклы ветераннарының берсе дип атады. «Талантлы җитәкче, гаҗәеп эшкә сәләтлелек һәм үз эшенә бирелгән кеше, туган республиканың чын патриоты. Татарстан Республикасы Арбитраж суды җитәкчелегендә унбиш ел эшләү дәверендә ул Татарстанда яңартылган Арбитраж суд производствосын торгызу өчен күп эш башкарды, югары профессиональ коллектив җыйды, үзе турында иң яхшы истәлек калдырды, без аны йөрәкләребездә мәңге сакларбыз», — диелгән хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез: Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы Рәшит Сәлахов 2021 елның 14 февралендә 80 яшендә вафат булды.


Фикер өстәү