Хата тап та бүләк от: БӘЙГЕ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Татарстанда ике телдә язылган элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча бәйге башланды.

 

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстандагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил башлангычы белән оештырылган. Ул 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

 

Татарстан Республикасы халкын

татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс турында

Нигезләмә

 

  1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Әлеге Нигезләмә республика халкын татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс (алга таба – Конкурс) уздыруның тәртибен билгели.

1.2. Конкурс 2020 елның 6 июлендәге № ПУ-384 «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе турында» Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә оештырылган Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (алга таба – Комиссия) инициативасы буенча уздырыла.

1.3. Конкурсны оештыручы (алга таба – Оештыручы) – Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы;

1.4. Конкурс модераторы (алга таба – Модератор) – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты – «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының модераторы;

1.5. Әлеге Нигезләмәдә түбәндәге төшенчәләр һәм билгеләмәләр кулланыла:

«Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының мобиль кушымтасы (алга таба – мобиль кушымта) – фотоматериаллы белдерүләр (хәбәрнамәләр) җибәрү өчен iOS яисә Android операцион системалары нигезендәге җайланмалар өчен мобиль кушымта;

шәхси кабинет – мобиль кушымтадагы персональләштерелгән эш тирәлеге;

белдерү (хәбәрнамә) – мобиль кушымта аша яисә Модератор адресына язмача модерациягә кергән, үз эченә Татарстан Республикасы территориясендә урнаштырылган татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хатаны күрсәткән сурәтне алган фотоматериаллы гариза.

 

  1. Конкурсның максатлары һәм бурычлары

2.1. Конкурс татар телен саклау һәм популярлаштыру, республика халкының игътибарын татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталар проблемасына җәлеп итү максатларында уздырыла.

2.2. Конкурсның бурычлары түбәндәгеләр:

киң җәмәгатьчелекнең игътибарын татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклау һәм төзәтү мәсьәләләренә җәлеп итү;

татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларының язылыш дөреслеген контрольдә тотуны активлаштыру;

рус һәм татар телләрендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлаглары текстларының тәңгәллеген контрольдә тотуны көчәйтү.

 

  1. Конкурсны уздыру тәртибе

3.1. Конкурс 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр уздырыла.

3.2. Конкурста катнашу хокукына Татарстан Республикасының барлык гражданнары, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән затлар да ия.

3.3. Конкурста катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:

iOS яки Android операцион системасының эшчәнлеген тәэмин итә торган җайланмага «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының (алга таба – «Халык контроле» ТР ДМС) мобиль кушымтасын урнаштырырга;

«Халык контроле» ТР ДМСның мобиль кушымтасында (яки Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтында, «Халык контроле» ТР ДМС бүлегендә) авторизацияләнергә, «Исемнәр һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга;

публикациядә төгәл адресны мәҗбүри күрсәтеп, татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталар белән тулы элмә тактаның (аның кайсы оешмага караганлыгы күренергә тиеш) фотоматериаллары белән белдерү (хәбәрнамә) җибәрергә.

Гражданнар тарафыннан «Халык контроле» ТР ДМС аша белдерүләр (хәбәрнамәләр) бирү мөмкинлеге булмаган очракта, конкурсант конкурста катнашу өчен, татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны, төгәл адресны күрсәтеп һәм фотоматериалны беркетеп, Конкурс Модераторына – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына iyali.anrt@mail.ru электрон адресына яки 420111, Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 12 нче йорт адресына язма мөрәҗәгать бирә ала.

3.4. Мөрәҗәгать итүче, аның татар телендәге элмә такта текстындагы хаталар һәм (яки) аның рус телендәге элмә такта текстына тәңгәл булмавы турындагы белдерүе 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәрге чорда «Халык контроле» ТР ДМСнда бастырылганнан соң, конкурста катнашуга кертелгән дип санала.

3.5. Конкурста катнашучының белдерүе (хәбәрнамәсе) «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасында хәбәрләрне модерацияләү һәм бастыру кагыйдәләре нигезендә карау һәм татар телендәге элмә такталар текстларындагы хаталарны төзәтү һәм рус телендәге элмә такта текстына тәңгәлләштерү буенча тиешле чаралар күрү өчен җаваплы башкаручыларга җибәрелә.

3.6. Конкурс модераторы конкурска  кергән белдерүләрне (хәбәрнамәләрне) («Халык контроле» ТР ДМС аша «Исемнәр һәм язуларда хаталар» категориясендәге яки Модератор адресына кергән язма хәбәрләрне) исәпкә алуны гамәлгә ашыра,

фотоматериалларны анализлый һәм ачыкланган хаталар расланган очракта, системада заявка буенча җавап урнаштыра һәм конкурс нәтиҗәләре буенча кергән татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталар турындагы заявкалар буенча аналитик белешмә әзерли һәм аны карау өчен Оештыручы һәм Комиссиягә кертә.

3.7. Конкурс нәтиҗәләре буенча Комиссия тарафыннан «Халык контроле» ТР ДМСнда урнаштырылган белдерүләрдә (хәбәрнамәләрдә) иң күп фотоматериаллар яки Модератор адресына кергән татар телендәге элмә такталар һәм мәгълүмат такталарындагы исемнәр һәм язулардагы расланган хаталар турындагы язма хәбәрләр җибәргән 10 (ун) җиңүче билгеләнәчәк һәм алар «Конкурс җиңүчесе» электрон һәм/яки басма дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

3.8. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 елның IV кварталында уздырыла.

 

  1. Йомгак нигезләмәләр

Әлеге Нигезләмәдә чагылыш тапмаган мәсьәләләр, Комиссия рәисе белән килештереп, Оештыручы тарафыннан тәртипкә салына.


Фикер өстәү