Минтимер Шәймиев «Хәрби туганлык» оешмасының мактаулы әгъзасы булды

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә «Хәрби туганлык» бөтенроссия оешмасының мактаулы әгъзасы» мактаулы исеме бирелде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы алдыннан күкрәк тамгасы һәм шуңа таныклык тапшырды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Хәрби туганлык» бөтенроссия оешмасының мактаулы әгъзасы» мактаулы исемен бирү турындагы боерыкка оешма рәисе Борис Громов кул куйган.

Мактау тамгасын тапшырганда Рөстәм Миңнеханов Борис Громов исеменнән котлау хатын да укыды.

«Кадерле Минтимер Шәрипович! Әфганстанда авыр сугыш узган солдатлар, сержант, офицер һәм генерал ветераннарның социаль һәм көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм иткәнегез өчен сезгә бик рәхмәтле. Рәхмәт Сезгә!»,- диелә текстта.


Фикер өстәү