Сезонлы аллергия чорына ничек әзерләнергә?

Җир шарында яшәүчеләрнең 20 процентка якыны аллергиядән интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре, әйтүенчә, шуларның яртысыннан артыгы – сезонлы аллергия корбаны. Үз башына төшкәннәр алдарга ирек бирмәс: алдан «коралланып», хәстәрен күреп саклана торган мәкерле чирләрнең берсе бу. Сезонлы аллергия чорына ничек әзерләнергә? Табиб-аллерголог Линар Мирзаһитов белән әнә шул хакта сөйләшәбез.

– Линар Гомәрович,  сезонлы аллергиянең төгәл кайчан башлануы гел бәхәс уята. Белгечләрнең бер ише аны февраль азагында ук башлана дип ышандырса, икенчеләре аны апрельдән дә иртәрәк көтмәскә өнди. Сез кайсы якның фикерен куәтлисез?

– Февральдә үк башлана, диюләре белән килешмим. Кыш көне, нигездә, йорт хайваннарына, тузанга аллергиясе булган кешеләр тилмерә. Безнең республикада сезонлы аллергия чоры апрельдән октябрьгә кадәр – үсемлекләрнең чәчәк аткан мәлендә күзәтелә. Дөрес, кайберәүләрдә март аенда ук башланырга мөмкин. Әмма бу – бик сирәк күренеш. Гадәттә, ул Европадан яисә көньяк төбәкләрдән серкә ияреп кайткан очракларда гына күзәтелә. Мартта җир акрынлап кардан арчыла, чирәм күренә башлый… Күпләрнең әнә шуңа аллергиясе булырга мөмкин. Бу күбрәк шәхси йортта  яшәүчеләрдә күзәтелә.

– Андый чакта организмда нинди үзгәрешләр була?

– Аллергия, гадәттә, үзен тән тиресе, сулыш органнары, ашкайнату системасы эшчәнлеге бозылу кебек билгеләр аша белгертә. Соңгысы сезонлы аллергиягә генә хас түгел, ел дәвамында да күзәтелә ала. Сулыш органнарында үзгәрешләр, гадәттә, үсемлекләр чәчәк аткан чорда пәйда була. Кышкы чордагы аллергия вакытында исә күбрәк тән тиресе зыян күрә, дерматит, экзема кебек чирләр баш калкыта. Кышын өйләребез җылытыла, нәтиҗәдә бүлмәләрдә коры һава хөкем сөрә. Шуңа күрә йорттагы җылылыкны һәрчак контрольдә тотарга, бүлмәләрне даими рәвештә җилләтергә, дымландырырга тиешбез. Өйдә кечкенә бала булса, бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк.

– Аллергиянең билгеләре салкын тигәндә, вируслы инфекция эләктергәндә күзәтелә торганнары белән дә бик охшаш бит. Аларның берсен икенчесенән ничек аерырга?

– Инфекцияле авырулардан аермалы буларак, аллергия вакытында тән температурасы күтәрелми, тән сызлау, авырту кебек билгеләр күзәтелми. Ә менә берөзлексез төчкерү, йөткерү, борыннан агу, күкрәк читлеге кысу, һава җитмәү, сулыш алу авырлашу, буылу, күз, борын кычыту, күз кабаклары шешү, тел ою, гадәттә, нәкъ менә аллергия вакытында пәйда була. Кайбер кеше күңел болгану, эч китүдән дә тилмерергә мөмкин.

– Сезонлы аллергия чорына ничек әзерләнергә?

– Аллергиягә бирешүчән кеше һәрдаим табибка күренеп торырга тиеш. Даруларны да фәкать белгеч  белән киңәшләшкәч кенә эчәргә ярый. Борынны кайнатып суытылган җылымса су көненә 3–4 мәртәбә белән юдыру да файдага булачак. Дөрес туклану да шарт. Йорт тузаныннан аллергиясе булган кешеләргә бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп, дымлы чүпрәк белән тузаннарны сөртеп торырга киңәш ителә. Агачлар, үсемлекләр чәчәк аткан чорда аллергиясе башланган кешеләргә исә бүлмәләрне, киресенчә, җилләтергә киңәш ителми. Хәзер һавадагы тузанны су ярдәмендә җыючы махсус җайланмалар бар. Бүлмәне җилләтеп булмаганда, шуннан файдаланырга мөмкин. Моннан тыш сезонлы аллергия чорында урамга булдыра алганча сирәгрәк чыгарга кирәк. Бигрәк тә җилле көнне өйдә утырырга киңәш ителә.

– Февраль – март айларында аллергиядән прививка ясаткан кеше сезонлы аллергияне җиңелрәк уздыра, диләр…

– Әйе, дөрестән дә, XX гасыр уртасыннан бирле дөнья күләмендә аллергиягә каршы аллерген-специфик иммунотерапия (АСИТ) дигән алым кулланыла. Гади генә итеп әйтсәк, аллергиягә каршы прививка бу. Иммунитетны ияләндерү максатыннан организмга махсус рәвештә чир китереп чыгаручы аллерген кертелә. Шул рәвешле сезонлы аллергия «котырган» чорны кеше, дөрестән дә, җиңелрәк кичерә. Шуңа күрә бу прививканы алдан – кыш көне ук ясатып куярга киңәш ителә.

Сорау-җавап

Салкынга аллергия була аламы?

Салкында йөреп кайтканнан соң бөтен тәнем кычыта. Салкынга аллергияме икән бу? Аннан ничек котылырга? Антигистаминнар эчәргәме?

Ю.Камалова. Чаллы

Укучыбызның соравына Линар Мирзаһитов түбәндәгечә җавап бирде:

– Кычытудан тыш, тәнегездә кызарып торган, тимгелле урыннар да булса, моның аллергия хикмәте булуы ихтимал. Шикләрне тарату өчен табибка күренсәгез яхшырак. Әмма урамнан кергәч кычыну кыш көне тән тиресе кору, кибү аркасында да булырга мөмкин. Тәннең беләзек, бит кебек ачык өлешләре суыкта аеруча зыян күрә. Шуңа күрә кышкы чорда тән тиресен һәрчак дымландырып торырга кирәк. Сезнең очракта да кычыткан урынга дымландыргыч майлы крем сөртергә киңәш итәр идем. Кычыту тән тиресе кипшенү аркасында гына борчыган булса, крем сөрткәч юкка чыгачак. Бу очракта антигистамин преапаратлар вакытлыча гына ярдәм итәчәк.

Шәп!

Куркума аллергиядән булыша

Америка галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Һәр йортта диярлек булган куркума тәмләткече сезонлы аллергия вакытында ярдәмгә килә, ди алар. Ике ай дәвамында шушы тәмләткеч салып әзерләнгән ризык ашаган кешеләрнең сулыш алуы җиңеләйгән, борынга томау төшү, берөзлексез төчкерүләр сирәгәйгән.

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү