Яшәртә торган битлек ясау ЫСУЛЫ

Яшьлек эликсиры юк-югын, тик яшәртә торган масканы өй шартларында да ясарга мөмкин.

Моның өчен кирәк булыр: 1 аш кашыгы желатин

5 аш кашыгы сөт

10 тамчы А витамины

10 тамчы Е витамины

1 йомырка сарысы,

1 чәй кашыгы зәйтүн мае

Битлек ясау тәртибе

Сөтне азрак җылытасы, желатин өстибез, болгатабыз. 30 минуттан соң башка ингредиентларны кушабыз. Су мунчасына утыртып, массаны җылытабыз. Әзер масканы юылган, коры биткә сылыйбыз. 30 минут тотабыз. Аннан соң салкын су белән юып төшерәбез. Шундый 10 процедурадан соң нәтиҗәсе куандырырга тиеш.


Фикер өстәү