Муса Җәлил турнирында махсус бүләккә ия булган Илсур Гыймадетдинов: «Премия турында уйлап та карамадым»

«Кубокны хуҗаларга калдырырга кирәк». Минзәләдә газетабызның Муса Җәлил истәлегенә узучы турнирны үзләре килеп күргән кунаклар быелгы бәйгенең әзерлек дәрәҗәсе турында әнә шулай диде. Келәмдә исә беренче урынны Әлмәт егетләре яулады. Быел Ильяс Галимов истәлегенә тәүге мәртәбә тапшырылган бүләккә Кукмарадан Илсур Гыймадетдинов ия булды. Былтыргы җиңүчеләрдән бары өчесе генә үз титулын саклап кала алды.

Көрәшчеләр Җәлилне беләме?

Бәйгенең икенче көнендә «ВТ» хәбәрчесе көрәшчеләр арасында махсус сораштыру уздырды. Очраклы рәвештә 20 егетне сайлап алдык. Аңлашыла инде, герой-шагыйрьне белмәгәне очрамады. Оренбург өлкәсендә туганын яртысы әйтә алды. 15е, күбесе авылда үскән егетләр, Җәлилнең берничә шигырен дә атап чыкты әле. Хәзер инде көрәшчеләрнең барысы да шагыйрьнең фронтка китәр алдыннан Минзәләдә яшәп алганын белә. «Минзәлә Муса Җәлилнең истәлеген, «Ватаным Татарстан» газетасы аның истәлегенә узучы бәйгене кадерләп саклый. Каһарман шагыйребез һәм көрәшебез бер-берсенә тиңдәшләр кебек. Икесе дә милләтебезнең язмышы, аның холкы, ныклыгы, тәвәккәл һәм максатчан булуы турында сөйли. Көрәшебез дә яшьләрне әнә шулай итеп тәрбияләргә тырыша. Көрәшче кеше тормышта югалып калмый. Көрәшебезнең мондый халәте бар икән, халкыбызның да киләчәге бар», – диде ачылыш тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов.

Хуҗалар бәйге келәмдәге алышлар гына түгел, кунакчыллык белән дә истә калсын өчен барысын да эшләгән. Ачылу тантанасы гаҗәпләндерде. Көрәшчеләр белән тарих сәхифәләрен барладылар, батырлык өчен беләк көче генә җитмәгәнен, каһарманлыкның ни икәнен сеңдерергә тырыштылар.

Былтыр җиңгәнгә быел бирмиләр

Бәйгенең беренче көнендә – 12 февральдә Минзәләнең «Юность» боз сараена җәелгән келәмгә 48 командадан 400гә якын көрәшче чыгып бил алышты. 13 февральдә көндезге сәгать 12дә төп келәмдә бары 20 егет кенә калды. Инде ул вакытта ук былтыргы батырларның кайберләре тамашачылар арасына күчеп утырган иде.

60 килолы егетләр финалында Кукмарадан Илсур Гыймадетдинов белән Казанның Вахитов районы өчен бил алышучы Раббани Нургалиев чыкты. 21 яшьлек Раббани узган ел дөнья чемпионы булып танылды, Россия чемпионатын отты, Минзәләдә дә төп фаворитларның берсе саналды. Әмма 30 яшьлек Илсур бөтенләй башка фикердә иде. Кыскасы, бу юлы тәҗрибә өстен чыкты. Кукмара егете Муса Җәлил турнирында беренче җиңүен яулады. 65 килолы егетләр финалында Балтачтан ике егет очрашты. Илназ Миңмуллин якташы Ирек Әхмәтхановтан өстен чыкты һәм ул да газетабыз бәйгесендә тәүге зур уңышына иреште.

70 килолы егетләр арасында җиңүче исеме өчен Искәндәр Мортазин белән Айназ Тимеров бил алышты. Икесе дә Актаныш егетләре. Әмма Искәндәр Әлмәт өчен бил алыша. Айназ исә Чаллы данын яклый. Мортазин җиңү тәмен яхшырак белә, шулай итеп ул Җәлил турнирындагы өченче уңышын яулады. 75ләр арасында төп фаворитларның берсе дип Теләчедән Артур Зөлкарнәевне телгә алдылар. Әмма ул ярымфиналга да барып җитә алмады. Хәлиткеч алышта исә Чаллыдан Ленар Садыйков белән Түбән Камадан Рафаэль Кәлимуллин очрашты. Ленарның тәҗрибә җитәрлек, Рафаэльнең исә фамилиясе җиңүгә этәрә. Беренчесе көчлерәк булып чыкты һәм Җәлил турнирындагы тәүге җиңүен яулады.


80нәр арасында финалга янә бер Кәлимуллин чыкты. Теләче өчен бил алышучы Ренас бу юлы Әлмәттән Марат Кәримов белән очрашты. Ренас традицияне бозмады: газетабыз турнирында алтынчы тапкыр батыр булып калды.

85 килолы егетләр алышында Кукмарадан Раил Сәләхетдинов Тукай районы егете Ринас Садаровны отып, икенче тапкыр җиңүче булды. Алабугадан Илнар Галимов та 90 килолы егетләр арасында бил алышып, икенче уңышын яулады. Беренче җиңүе әти-әнисенең туган ягы Актанышта булган иде. Минзәләдә ул хуҗалар командасы өчен бил алышкан Илсур Сафиннан өстен чыкты.

 

100 килога кадәрге авырлык үлчәвендә дә яңа җиңүче буласы алдан ук билгеле иде. Чөнки узган елгы батыр Раил Нургалиев башка категориядә бил алышты. Монысында исә  финалда Чаллыдан Эльдар Хәмитов белән Казанның Вахитов районыннан Лениз Абдуллин бил алышты. Лениз – турнирның иң өлкән көрәшчеләре исемлегендә. Эльдарга исә тренеры Илнар Хәйбуллин белән табиб өстәле янында билгеләгән тактикасы ярдәм итте. Бу аның Муса Җәлил турнирындагы икенче җиңүе.

Игътибарны иң нык җәлеп итәсе алыш 130 килолы егетләр финалында булырга тиеш иде. Раил Нургалиевның 9 җиңүе бар, быел ул 10ынчысына өметләнеп килүен яшермәде. 4 җиңүле Муса Галләмовның да бу санны түгәрәклисе килә. «Рәхәтләнеп көрәшәчәкбез», – диде егетләр келәмгә чыгар алдыннан. Килеп чыкмады, Раил җәрәхәт алды. 35 яшьлек Нургалиев киләсе елларда финалга барып җитә алырмы? Анысын әлегә бер Ходай белә. Ә менә иң авыр үлчәүдә җиңүченең кем буласын, 174 килолы Сергей Павлик килсә, алдан ук әйтергә мөмкин. Аны отарлык кеше юк бүген татар көрәшендә. Шулай булып чыкты да.

Узган ел Кубокка ия булган Теләче бу юлы командалар арасында өченче урынны алды. Чаллының Комсомол районы данын яклаган егетләр – икенче. Кубокны исә җиденче мәртәбә Әлмәт егетләре яулады. Минзәлә ягы бу ярышка махсус симерткән бозау кадәр тәкә дә җиңүче командага эләкте.

Билгеле булганча, быелгы турнир алдыннан газетабыз танылган батыр Ильяс Галимов истәлегенә махсус бүләк булдыру фикерен җиткерде. Әлеге тәкъдимне Көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов та хуплады. 30 мең сумлык уртак бүләкнең беренчесенә Кукмарадан Илсур Гыймадетдинов лаек булды.

– Бик тә кирәк иде мондый бүләк. Беренчедән, егетләрне тагын да яхшырак көрәшергә этәрә. Икенчедән, Ильяс Галимовны искә алабыз. Дөресен әйткәндә, премиягә мин ия булырмын дип уйлап та карамадым. Көчле, матур көрәшә торган егетләр аз түгел. Әле бит башта финалга барып җитәсе бар. Менә шунда гына уйлап куйдым, – дип сөйләде Илсур газетабыз хәбәрчесенә. – Уйладым, әмма булды дигән сүз түгел әле. Раббани – көчле көндәш. Аны җиңү җиңел түгел. Гомумән, безнең авырлык үлчәвендә уңышка ирешү бик авыр. Ел саен көчле яшь егетләр өстәлеп тора, лидерлар алмашына.

Илсур моңа кадәр Россия һәм Татарстан чемпионы булып танылса да, газетабыз бәйгесен ота алмаган. 5 мәртәбә призерлар арасына кергән, ә менә җиңү бәхете елмаймаган.

– Муса Җәлил бәйгесен оту зур хыялым иде. Бу премияне алгач, икеләтә бәхетле булдым. 7 февральдә 30 яшемне тутырдым. Гыйнвар ахырында кызым туды. Кыскасы, шатлык өстенә шатлык. Котлаучылар күп булды, авылда зурлап каршы алдылар, – ди Илсур. – Бу җиңүгә барып җитү җиңел булмады. 2018 елда җәрәхәт алдым. Узган елгы турнирга бардым, әмма ике мәртәбә генә көрәшә алдым. Өченче алышка чыгып тормадым. Операциядән соң 11 генә ай узган иде.

Кукмара районының Байлангар егете көрәш белән 7 яшеннән шөгыльләнә башлаган. Чаллыда физик культура колледжында укыганда осталыгын арттырган, аннары шул ук юнәлеш буенча югары белем алган. Хәзер балаларны көрәш серләренә өйрәтә.

– Үзебезнең авылдан 15ләп малай җыела. Әйе, хәзерге буынны көрәшкә тарту җиңел түгел. Аларга уен кирәк. Әти-әниләре, имгәнмәсен, дип борчыла. Шөкер, бездә көрәшне яраталар әле, – ди ул.

 

Руслан Нургалиев, танылган көрәшче, Әлмәт командасы тренеры:

– Ильясны еш искә алабыз. Малайларга үрнәк итеп куябыз. Иң авыр көрәшчеләр арасында бил алышса да, бик матур көрәште бит. Ильясча көрәш дигән гыйбарә дә барлыкка килгән иде бит. Яңа батырлар да аның кебек булсын, дибез. Егетләрне хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Мөселман кешесе бер-берсен хөрмәт итәргә тиеш. Бил алышырга гына түгел, чын татар егетләре булып үссеннәр дип тырышабыз.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү