Ркаил Зәйдулла: «Халык санын алу гадәти чара булырга тиеш»

Милли Шураның киңәйтелгән утырышы барышында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла җанисәпкә бәйле фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклашты. Ул Милли Шураның татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы төркеме җитәкчесе буларак хисап та тотты.

Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, Идел-Урал төбәгендә яшәүче милләттәшләр белән тыгыз элемтәдә тору өчен язучылар, артистлар, тарихчылар һәм этнологлардан торган мобиль төркемнәр оештырып, җирлекләргә чыгарга кирәк. Шагыйрь сүзләренчә, татар халкының күпчелеге шушында яши.

— Безнең татар халкының күбесе Идел-Урал төбәгендә урнашкан. Якутиядә татар җәмәгатьчелеге белән очрашкан идек, 20 кеше килгән иде. 50 кешк җыярга мөмкин инде. Шуңа күрә иң зур игътибар Идел-Урал төбәгенә булса яхшырак, — ди Ркаил Зәйдулла.
Ул шулай ук татар халкы кем булуын тасвирлаган 10 минутлык фильмнар төшереп, аларны флешкаларда да таратырга була дигән тәкъдимен җиткерде. Урыслашкан татарлар белән дә эш алып барырга кирәк булуын әйтте ул. Шуңа да кайбер газеталарда урысча материаллар бастырырга кирәк.

Депутат әйтүенчә, халык санын алу вакыйгасын сәясиләштерелә. «Бу гадәти чара булырга тиеш», — дип искәртте ул.


Фикер өстәү