Кремльдә террорчылыкка каршы көрәш турында сөйләштеләр

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды.

Президент әйтүенчә, террорчылыкка каршы көрәш өлкәсендә вазгыять нормальләшүгә таба бара, шулай да социаль челтәрләрдә куркыныч идеология таралу, халыкара террорчылык оешмалары эшчәнлеге аркасында катлаулы булып кала бирә. Көч структураларының уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә узган ел илдә террорчылык актларына юл куелмаган. Бүгенге шартларда барыннан да бигрәк профилактика мәсьәләсенә игътибар бирергә кирәк. «Бу – без комплекслы рәвештә һәм бары тик уртак көч белән генә хәл итәргә тиешле өстенлекле бурыч, – диде Президент. – Бу эшкә, барыннан да бигрәк, мәктәпләр, югары уку йортлары, спорт, мәдәни-агарту, хәрби-патриотик, дини һәм башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре җәлеп ителергә тиеш».


Фикер өстәү