«Кара принц» торты пешерү ЫСУЛЫ

Әлеге рецепт белән социаль челтәрләрдә Ленино-Кокушкино авылыннан Ләйлә Гайфуллина бүлеште.

Камыр өчен кирәк булыр:

1 йомырка

2–3 чәй кашыгы какао

1 стакан кефир

1 чәй кашыгы сода

1 стакан он

1 стакан шикәр комы

Крем өчен 200 г атланмай, 0,5 стакан шикәр комы, 250 г каймак алына.
Йомырка белән шикәр комын күбекләнеп куерганчы туглыйсы, кефир һәм сода өстисе һәм янәдән туглыйсы. Шуннан соң он, какао кушып, кабат болгатасы. Камыр куе каймак рәвешендә булырга тиеш. Алдан майлап куйган табага салып, 180 градуска кадәр кызган мичтә пешереп алабыз. Әзер коржны икегә бүлеп, крем сылыйбыз һәм өстенә чикләвек сибәбез.


Фикер өстәү