Рөстәм Миңнеханов: «Бизнеска ярдәм кирәк»

Сорау һәм тәкъдимнәр азайды, сәүдә элемтәләре бозылды, эшчәнлек активлыгы кимеде, нефть бәясе һәм валюта курсы тотрыксыз булды, ОПЕК+ килешүе өзелде. Узган ел республика икътисады әнә шундый җитди сынаулар алдында калды. Мондый шартларда ул нинди үзгәреш кичерде? Икътисад министрлыгы коллегиясендә әнә шул хакта сөйләштеләр.

Төп доклад белән чыгыш ясаган министр Мидхәт Шәһиәхмәтов әйтүенчә, менә шундый шартларда да республика җитәкчелеге тарафыннан икътисад, кече һәм урта бизнеска, халыкка төрле ярдәм чаралары тәкъдим ителде. Чикләүләр вакытында зур сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш тармагына караган оешмаларның берсе дә эшләвеннән туктамады. Предприятиеләр яңа шартларда эшләргә җайлашты. Эшмәкәрләргә субсидияләр, ташламалы кредитлар бирелде, салым түләү вакытлары чигерелде, аеруча зыян күргән тармаклар мониторингланып, чаралар күрелде, бәяләр контрольгә алынды.
2020 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның тулай төбәк продукты 2 трлн 447 млрд сумны тәшкил иткән. Республика казнасын тутыруда авыл хуҗалыгының өлеше зур булган. Шулай ук төзелеш эшләренең күләме 96 процентны тәшкил иткән. Быелга планнар тагын да зуррак.
– Икътисади шартлар тотрыксыз кала килсә дә, халыкның реаль кереме һәм икътисад ныклы рәвештә үссен өчен, 2021 елда тулай төбәк продуктын 3,9 процентка (2 трлн 631 млрд сум) җиткерү буенча җитди һәм киеренке бурыч тора, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Министр белдергәнчә, моңа оешмалар өчен яңа инвестиция циклын тормышка ашыру, эшчәнлек һәм эшмәкәрлек климатын яхшырту, кече һәм урта эшмәкәрлек секторын үстерүне тизләтү, Татарстан продукциясе базарын киңәйтү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, республика программалары һәм илкүләм проектларны тормышка ашыру аша кеше капиталын үстерү нәтиҗәсендә ирешергә мөмкин.
Моннан тыш, Мидхәт Шаһиәхмәтов фикеренчә, авыр ел булуга карамастан, узган ел резидентлар санын арттыруга да ирешелгән. Татарстанның алгарышлы социаль- икътисади үсеш территорияләрендә (ТОСЭР) 40 яңа резидент барлыкка килгән. Бу моношәһәрләр икътисадына 8,7 млрд сум инвестицияләр кертергә һәм 4170 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге вакытта 113 резидентның 65е эшен башлап җибәргән, 30ы төзелеш һәм җиһаз алу этабында тора. Шулай ук биш ел эчендә федераль реестрдан 7 резидент төшеп калган.
Алгарышлы территорияләрдә актив булмаган районнар да бар.
– Чистай һәм Менделеевск районнарында өч күрсәткеч (кредитлар һәм инвестицияләр җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру) буенча план үтәлмәгән. Түбән Камада инвестицияләр яхшы булса да, эш урыннары булдырылмый, – диде министр.
Шуннан соң ул Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Чистай, Менделеевск районнарына мөрәҗәгать итеп:
– Яңа резидентлар табу – бу әле эшнең бер өлеше генә. Төп бурыч – проектларны тормышка ашыру. Моның өчен резидентларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә кирәк, – диде.
Коллегия утырышында, онлайн форматта гына булса да, Россия Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин да катнашты. Ул Татарстан – 2030 стратегиясенә төзәтмәләр кертергә кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, алты ел эчендә күп нәрсәләр үзгәрде.
– Стратегиянең тере булуы сөендерә, аңа инде төзәтмәләр кертелә дә. Мин документны яңарту ягында, – диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, төзәтмәләр кертү ихтыяҗына карамастан, стратегиягә салынган тулай төбәк продуктын 5 трлн сумга җиткерү бурычы кала бирә.
Кече һәм урта бизнеска килгәндә, районнарга бу мәсьәләдә активлык җитеп бетми әле.
– Безнең икътисад ул әле зур предприятиеләр генә түгел. Бу – кече һәм урта бизнес та. Һәр район үз өлешен кертергә тиеш. Кайбер районнарда (Арча, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Теләче) биш ел дәвамында бернинди дә үсеш күрмибез, – диде Президент.
Шулай ук узган ел Аксубай, Апас, Тәтеш районнарында кече һәм урта бизнес субъектлары кимү күзәтелгән.
– Моның, әлбәттә, сәбәпләре бар. Ләкин бүген инде алар юк. Бизнеска ярдәм итәргә һәм сакларга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Сәнәгать мәйданнары һәр районда булуга карамастан, алар җитәрлек дәрәҗәдә тулы түгел әле. Кама Тамагы, Тукай, Актаныш, Кайбыч, Минзәлә, Апас һәм Зәй районнарындагы мәйданнар 30 процентка гына тулы.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү