Казанда Муса Җәлил исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр

Бүген Казанда узган тантанада Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатларының исемнәре ачыкланды.

Динә һәм Илнур Закировлар татар телен һәм мәдәниятен саклауда, үстерүдә, популярлаштыруда зур өлеш керткәннәре өчен;

Иван Захаров «CLEAPL» инновацион проектын эшләгән, экологик-куркынычсыз технологияләр төзегән өчен;

Ильяс Камалов Татарстан Республикасы музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен;

Булат Ибраһим яңа буын татар шигъриятендә зур әдәби-эстетик кыйммәткә ия булганы өчен;

Роман Абдуллин рәсем сәнгате өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен премиягә лаек дип табылды.

Бүләкләрне Салих Сәйдәев исемендәге Зур концертлар залында узган тантанада Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе 1997 елдан бирле ике елга бер мәртәбә тапшырыла. Җиңүчеләргә диплом һәм күкрәк билгесеннән тыш, 200 000 сум күләмендә акчалата премия бирелә. Быел әлеге бүләккә 62 кеше дәгъва кылган.


Фикер өстәү