Вакыт юкка бирелмәгән: җанисәп алдыннан нәрсәләрне эшләргә өлгерергә кирәк?

Апрель аенда буласы халык санын алу көзгә күчерелде. Яхшымы бу, юкмы дип бәя бирәсе түгел, вакыттан файдаланып каласы иде. «Авырткан җир»ләр шактый бит. Вакыт күп булган саен, алар да ешрак сыкрый. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының чираттагы утырышында кабат җанисәп алдыннан нәрсә эшләргә кирәк дигән сорауга җавап эзләделәр.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесенең Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев федераль округларда Бөтендөнья татар конгрессының җыеннарын үткәрү хакында хисап тотты. Мондый эшлекле сәфәрләр 2018 елдан бирле даими оештырылып килә инде. Яңа елдагы очрашулар Уфадан башланган.
– Элегрәк без, төбәкләргә баргач, йөзәр, меңәр кешелек залларда очраша идек, быел инде чикләүләргә туры китереп, азрак санда җыелырга мәҗбүр булдык. Милли Шура рәисе һәр барган төбәктә аның җитәкчеләре белән күрешеп, милләттәшләребезне борчыган сорауларны аларга җиткерә. Урал, Идел буе, Себер федераль округларында уңышлы гына сәфәрләребез узды, – дип сөйләде Марс Тукаев.
Алга таба Мордовия, Чувашия, Самара, Сарытау, Әстерхан, Иркутск, Ярославль һәм башка шәһәрләргә дә җыеналар. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтүенчә, мондый сәфәрләргә бер үзенчәлек тә өстәгәннәр. «Кайсы гына төбәккә барсак та, татар авыллары белән танышабыз. Моны алга таба да дәвам итәргә исәп», – диде ул.
Эшче төркем җитәкчеләре исә хисап тотып кына калмады, җанисәп алдыннан тагын ниләр эшләргә була, дигән сорауга үз тәкъдимнәрен дә әйтте.

Милли Шураның татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы төркеме җитәкчесе Ркаил Зәйдулла мобиль төркемнәр оештырырга, фильмнар төшереп, аларны флеш-карта белән таратырга, урыслашкан татарлар турында да уйларга кирәк булуын искәртте.
− Безнең татар халкының күбесе Идел-Урал төбәгендә урнашкан. Идел-Урал төбәгендә яшәүче милләттәшләр белән тыгыз элемтәдә тору өчен язучылар, артистлар, тарихчылар һәм этнологлардан торган мобиль төркемнәр оештырып, җирлекләргә чыгарга кирәк. Якутиягә баргач, татар җәмәгатьчелеге белән очрашкан, ул очрашуга 20 кеше килгән иде. Хәзер 50 кеше җыярга мөмкиндер инде. Шуңа күрә дә иң зур игътибар Идел-Урал төбәгенә булса яхшырак, − диде ул.
Урыслашкан татарларга килгәндә, аның фикеренчә, кайбер газеталарда урысча материаллар бастыру мөмкинлеген дә карарга кирәк. «Җанисәп алдыннан «Ватаным Татарстан» йә «Татарлар» газетасының махсус саннарында урысча язмалар кирәк. Бәлки «Республика Татарстан» газетасы да шундый номер чыгарыр», − дип уртаклашты Ркаил Зәйдулла.
Депутат социаль челтәрләргә дә игътибар итәргә чакырды. Монда махсус төркемнәр оештыру нәтиҗәле булыр иде, мөгаен.

Халык санын алуга бәйле вакыйгаларның сәяси төсмер алуына карата да аның үз фикере.
− Сәясиләштерү бар инде ул бездә. Әмма җанисәп гадәти бер чара булырга тиеш югыйсә. Электән үк шулай килә инде. 1897 елда халык санын алу башланганда күтәрелешләр дә булган. Халык арасында шикләнү бар инде. Проблемалы урыныбыз – Башкортстан. Яшерен-батырын түгел, бербөтенлеккә каршы куркыныч яный, каршы торган андый көчләр бар, − диде Ркаил Зәйдулла.
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков җанисәп мәсьәләләре буенча аналитика һәм мониторинг төркеме җитәкчесе буларак чыгыш ясады. Тарихчы әйтүенчә, халык санын алу татарлар өчен һәрвакыт катлаулы булган. «Ул шулай булачак та, чөнки безнең Россия эчендә проблемалы зоналар бар», − диде ул.
Күршеләргә тәҗрибә сорап «керәсе». Дамир Исхаков сүзләренчә, Башкортстандагы башкорт халкы үсеш стратегиясен өйрәнү комачау итмәс иде. «Анда татарга каршы юнәлдерелгән өлешләр бар, аларны өйрәнеп, анализ ясарга кирәк. Төньяк-көнбатыш диалекты тирәсендәге ыгы-зыгы чыннан да татар милләтенә каршы», − диде ул.
Васил Шәйхразыев бу уңайдан үз фикерен җиткерде: «Татарстан Бөтендөнья татар конгрессы һәм Башкортстан Корылтае бергә эшләргә тырыша. Татар белән башкорт – бер бөркетнең ике канаты. Декабрьдә башкорт халкының үсеш стратегиясе кабул ителде. Кулланырга мөмкинлек бар. Чагыштыру өчен түгел, файдасын күреп, татар халкын берләштерү юнәлешендә карарга кирәк аны».
Тарихчы әйтүенчә, халык санын алу татарлар өчен һәрвакыт катлаулы булган. «Ул шулай булачак та, чөнки безнең Россия эчендә проблемалы зоналар бар», − диде Дамир Исхаков. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта урта гасыр татар кешесенең образын юкка чыгару буенча эшләр алып барыла.

− Бик тырышып нугайлар, башкортлар, казакълар урта гасыр татар кешесе образын юкка чыгарырга тырыша, чөнки алар барысы да татардан чыккан, ләкин татар булып аталырга теләми. Безгә хәзер исемебезне, урта гасыр татар кешесе образын саклау юнәлешендә эшләргә кирәк тә. Татарстан галимнәре һәм тарихчылар шушы проблема тирәсендә берләшсен иде, − диде тарихчы.
Дамир Исхаков эшче төркемнең алга таба планнары белән дә уртаклашты. «Без алдагы дәвердә эшли алырлык белгечләр шурасын булдыруны бурыч итеп куябыз. Россиядәге татарлар күп яшәгән төбәкләргә барып, белгечләрне урыннарда булдырып, Татарстан белән тоташтыру кирәк. Татар милләтенең баш мие бер җиргә җыелырга тиеш. Татарның интеллектуаль көче зур ул, әмма аны тиешенчә оештырып бетерергә кирәк», − диде тарихчы.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү