Авыру балаларга ярдәм өчен 10 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк

Россия Хөкүмәте каты һәм хроник авырулы балалар өчен дарулар сатып алуга 10 миллиард сум акча җибәрәчәк.

2021 елда шушы максатка күздә тотылган 60 миллиард сумның беренче өлеше генә әле бу. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шулай дип белдергән. Президент Владимир Путин кушуы буенча «Круг добра» фонды булдырылган. Фондның бурычы – сирәк очрый торган авырулардан интегүче балаларга ярдәм итү. «Аларга аерым медицина ярдәме һәм еш кына бик кыйммәтле дарулар таләп ителә, – дип билгеләп үткән Премьер-министр. –  Фонд мондый балаларны кирәкле дарулар белән тәэмин итәчәк. Хөкүмәт аларны сатып алуга әлегә 10 миллиард сум акча җибәрә».

Акча даруларга гына түгел, техник реабилитация чараларын сатып алуга да тотылачак.


Фикер өстәү