«ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» фестиваленең 3 сезонын башлап җибәрә

Әлеге проект «ШАЯН ТВ» каналының йөзек кашына әверелде. Ел саен ул меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Балаларның кызыксынуы да үз нәтиҗәләрен күрә: бу проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача.

Проектның төп максаты — татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.
Алдагы сезон җиңүчеләре инде чын йолдызлар! Алар танылган артистлар беләр берлектә чыгыш ясый, татар лейблларының иң-иңнәре белән хезмәттәшлек итә, клипларда төшә, зәңгәр экраннарда балкый! Республика күләмендә узучы чараларда да «Сәйлән» җиңүчеләре — көтеп алынган кунаклар, аларны таныйлар һәм алар белән сокланалар!
Проектның яңа сезонында катнашыр өчен җырны яздырып, анкетаны тутырып, аны seilen@shayantv.ru адресына юлларга кирәк! Гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат, нигезләмә һәм катнашучы гаризасы shayantv.ru сайтында.
Сылтамалар: shayantv.ru, youtube.com/ШАЯНТВ, @shaiantv, / shayantv


Фикер өстәү