Путин ташламалы ипотека ставкасын киметү мөмкинлеген карарга кушкан

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәм Үзәк банкка 2021-2024 елларда ташламалы ипотека программаларын тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр тапшырырга кушкан. Дәүләт башлыгы шулай ике һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр өчен ипотека ставкасын киметү мәсьәләсен карап тикшерергә боерган.

Түрәләргә тәкъдимнәр тапшыру турында боерыкны 31 мартка кадәр үтәргә кирәк булачак.
Путин гыйнвар ае ахырында кайбер төбәкләрдә торак базарында уңайсызлыклар барлыкка килүенә, күчемсез милек базарында бәяләр артуына, кешеләргә “буй җитәрлек” фатирлар булмавына бәйле рәвештә бәяләрне көйләү өчен (шул исәптән тәкъдимнәрне арттыру ярдәмендә) нәрсәләрне эшләргә мөмкин булуы турында уйланырга кушкан уде.
Ә узган атнада Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина 6,5 процентлы ипотеканың торакка бәяләр үсүгә китерүен белдерде. Шуңа күрә ул хәзер халыкның аерым төркемнәренә, әйтик, балалы яшь гаиләләргә ярдәм итәрдәй программа кирәк, дигән фикердә.


Фикер өстәү