20 ел эчендә “Апрель” үзәгендә 6 меңнән артыграк бала тернәкләндерү узган

Быел Казанның “Апрель” тернәкләндерү үзәге оештырылуга 20 ел тула. Шушы еллар эчендә биредә үсешендә каты тайпылышлар булган 6 меңнән артыграк балага төрле ярдәм күрсәтелгән.

“Тернәкләндерү үзәге Даун синдромлы, акыл ягыннан зәгыйфь һәм үсешендә башка төрле кимчелекләре булган балаларга ярдәм итә. Алар бездә уртача 21 эш көне тәшкил иткән курс уза. Мондый курсны балалар елына ике тапкыр үтә. Алар логопедлар, дефектологлар белән шөгыльләнә, физиокабинетка һәм дәвалау физкультурасы кабинетына йөри. Без балаларны нормаль тормышка әзерлибез”, – ди тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары Альбина Тимашева.

Аның әйтүенчә, үзәккә Казаннан гына түгел, республиканың башка шәһәрләре һәм районнарыннан да киләләр. Хәзерге вакытта 360 кеше тернәкләндерү үзәгенә эләгергә чиратта тора.


Фикер өстәү