Рөстәм Миңнеханов Чаллының төзекләндерелгән музыка мәктәбендә булды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эшлеле сәфәре барышында капиталь ремонт ясалган Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбе белән танышты. Бухакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республика Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, музыка мәктәбе 1981 елда ачылган. 1990 елда аңа татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе булган композитор Салих Сәйдәшев исемен биргәннәр. Шушы вакыт эчендә музыка мәктәбен 2 меңнән артык укучы тәмамлаган.

Рөстәм Миңнеханов өчен мәктәп буйлап экскурсия үткәрделәр, сыйныф бүлмәләрен күрсәттеләр. Бинада фасадны җылытканнар һәм тышлаганнар, түбәне, инженер челтәрләрен яңартканнар, сәхнә җиһазларын монтажлаганнар, шулай ук яңа җиһазлар урнаштырганнар.

Хәзерге вакытта мәктәптә 573 укучы белем ала. Укыту 17 белгечлек буенча алып барыла. Укучылар иҗат коллективлары составында актив шөгыльләнә, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңә һәм призлы урыннар яулый.


Фикер өстәү