Танылган кешеләр белән рәсемгә төшү теләге һәркемдә буладыр, әмма бу теләк ниндидер бер чиргә әйләнмиме?

Бездә берәр җиргә кунакка баргач, гаилә альбомы карап утыру гадәте бар. Хуҗа синең дустың, яки яхшы танышың булса, альбомда синең сурәт тә очрау – гадәти хәл. Әй, шуннан китә инде яшьлекне, бергә йөргән чакларны искә төшерүләр.

Бер дусның гаилә альбомында да бар иде минем рәсем. Әмма, аңа барып җиткәнче, дусның зур кешеләр белән төшкән фотоларын карарга туры килде. Ни өчендер алгы битләргә үк куйган ул аларны. «Зур кешеләр» дигәнем җитәкчелектә югары урын алып торучылар була инде. Шул рәсемнәрне караганда, дус кеше зур игътибар белән мине күзәтә, аны минем битемдәге кайсы мускул селкенүе, тартышып куюы кызыксындыра иде. Күңеле булсын өчен: «О-о!» – дигән булдым. Шушы бер аваз аның күңелен актарып ташлады, кайчан, нинди уңай белән рәсемгә төшүләрен тәфсилләп сөйли башлады бу. Сүз дә юк, илдә-җирдә билгеле кешеләргә якынаерга омтылу, алар белән рәсемгә төшү теләге һәркемдә буладыр инде ул. Әмма бу теләк кайчак ниндидер бер чиргә әйләнмиме икән, дип уйлап куям. Моны шәхеснең үзен түгел, аның урындыгын ярату, аңа ярарга тырышу чире дияргә мөмкиндер.
Бер кызык искә төште әле. Район главаларының барысы да депутат булган чак бу. Дәүсовет сессиясе утырышы алдыннан алар, гадәттә, вестибюльдә ярымтүгәрәк ясап баса да, Президентыбыз Минтимер аганың килгәнен көтә иде. Һәрберсенең Президент белән күрешәсе килә. Монысы начар түгел, яхшы кеше белән бер күрешү – үзе бер гомер бит ул. Тик әйтер сүзем – башка. Утырыш башланыр алдыннан мин главалар тирәсендә чуалам, газета эше буенча киңәш-табыш итү өчен бик уңайлы вакыт була ул. Дус иткәннәре ачылып китеп сөйләшә, сиңа кызыклы темалар тәкъдим итә, үз районына чакыра. Кайберләре, гәрчә яхшы ук таныш булсак та, күрмәмешкә салыша.

Беркөнне, район җитәкчеләре алдында буталып йөрүем Президент кергән вакытка туры килде. Тиз генә читкәрәк киттем. Минтимер ага ярымтүгәрәк ясап баскан һәркем белән дустанә исәнләшеп чыкты, кайберсе белән бер-ике сүз алышырга да өлгерде. Шушы «церемония» ахырында күзе миңа төште. Язмаларымда мин Минтимер аганың хәтере гаҗәп шәп, ә үзенең кече күңелле олпат шәхес булуы турында еш әйткәләп барам. Аның бу сыйфатларына әле дә сокланам.
Менә шул, мине күреп алды да, кулы белән сәламләп, ишарә ясады ул. Кул биреп күрештек. Гадәтенчә, хәлләрне сорашты. Мин дә гадәтемчә: «Шөкер, сезнең хәер-догада», – дидем. Шуннан иң кызыгы башланып китте инде: янымнан үткән-сүткән минем белән кул биреп күрешә башлады. Кайберсе: «Абзый, күрми торам», – дигән була. Мин аларны гаепләмим, «кыланмыш»ларын бары тик Минтимер агага олы хөрмәт белән карауларын гына дип әйтәсе килә. Яшермим, үземә дә дәрәҗәм күтәрелгән кебек тоелды. Шул ук вакытта күңелдә икеле-микеле уйлар да туды.
Бездә бит түрдә утырган түрәне эшеннән киткәч тәнкыйтьләү, яман сүз белән искә алу гадәте бар. Бездә генә түгел, бөтен илендә шулай. Санап карагыз, сагынып искә алган җитәкчеләр күп микән бездә? Ә үзләре исән чакта яннарында ничек кенә бөтерелмибез, җае килгән саен дус-ишләргә, танышларга зур кешеләр белән очрашуыбыз турында ниләр генә сөйләмибез! «Арыслан күләгәсендә тиен туенган» дигән кебек, югары дәрәҗәдәге кешеләр белән бер орбитада әйләнүебезне раслыйсы килә, гәрчә ул орбитадан бик ерак булсак та.

Зур түрәләр белән янәшә басып, рәсемгә төшәргә атлыгып торучылар – аерым бер халык. Мин аларны кайчак кызганып та куям. Фото артына «зур кеше» урынына үзләре: «Истәлек өчен!» – дип язып куйганнарны, хәтта фотомонтаж ясаган кешеләрне дә беләм.
Үземнең СССРның соңгы космонавты Анатолий Арцебарский белән фотога төшкәнем бар. Арчага, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеена кайткан иде ул. Фоторәсемне кемдер алдында мактану өчен сакламыйм. Чөнки Анатолий Павлович бу дөньяда вакытлыча дәрәҗәле урын биләгән кеше түгел. Галәмдә ярты елга якын очып йөргән бу егетне берәүнең дә начар сүз белән искә алмасын беләм. Ә югары урын биләгәннәр турында истәлек, кызганыч, гел якты гына була алмый.
Теге дусның гаилә альбомын тагын бер актарып чыгарга туры килде бит әле. Алдагы битләргә әти-әнисенең, туганнарының фотосын куйган. «Тегеләре кайда?» – дип төрттергән идем, уңайсызланып елмаеп кына куйды. Үзең булып яшәүгә ни җитә инде ул!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү